Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларның җитәкчелеге бүген файдалымы?

Изге Язмаларның җитәкчелеге бүген файдалымы?

КАЙБЕРӘҮЛӘР «ЮК» ДИЯ. Бер доктор әйткәнчә, Изге Язмаларны җитәкчелек итеп куллану химия фәнен 1920 еллар дәреслеге буенча өйрәтүгә тиң. Скептиклар хәтта сорар: сез заманча компьютерда эшләр өчен борынгы компьютер өчен җитәкчелекне кулланыр идегезме? Башкача әйткәндә, кайберәүләр Изге Язмаларны үтә искергән дип саный.

Югары технологияле дөньяда шундый борынгы җитәкчелекне куллану акыллымы? Хисапсыз веб-сайтларда һәм блогларда иң соңгы киңәшләр һәм җитәкчелекне табып була бит. Психологлар, яшәү рәвеше буенча белгечләр һәм язучылар телетапшырулар аша өзлексез киңәшләр биреп тора. Китап кибетләре, миллиардлаган доллар табыш китергән индустриягә үз өлешен кертеп, гамәли киңәшләр бирелгән бик күп китаплар сата.

Бөтен бу иң яңа мәгълүмат булганда, Изге Язмалардан — 2 000 ел диярлек элек язылып беткән китаптан — җитәкчелек эзләргә кирәкме? Андый борынгы китаптан җитәкчелек эзләү күптән гамәлдән чыккан химия дәреслеген я компьютер җитәкчелеген куллануга тиң дигән скептиклар әллә хаклы түгелме? Чынлыкта андый чагыштыру урынсыз. Фән һәм технологияләр бик тиз үзгәрә, ләкин кеше табигате үзгәрәме? Кешеләрнең бит әле дә тормыш мәгънәсен табасы, шулай ук бәхетле буласы һәм имин яшисе, гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләргә һәм якын дуслыкка ия буласы килә.

Изге Язмалар, борынгы китап булса да, өстә искә алынган һәм башка ихтыяҗларга игътибар итә. Ул шулай ук үзе турында Барлыкка Китерүчебез тарафыннан рухландырылган дип әйтә. Бу китапта әйтелгәнчә, ул безгә тормышның һәр өлкәсендә җитәкчелек бирә һәм безне һәр кыенлыкны хәл итәргә коралландыра (2 Тимутигә 3:16, 17). Ә иң мөһиме, андагы сүзләр буенча, аның киңәшләре һәр заманда кулланырлык, алар беркайчан да искерми! Изге Язмаларда болай диелә: «Аллаһының сүзе тере» (Еврейләргә 4:12).

Изге Язмаларның үзе турында әйткәннәре чыннан да хакмы? Ул искергәнме я чыннан да иң файдалы, асылда, тере китапмы? Махсус чыгарылышларның беренчесе булып торган бу брошюра сезгә бу сорауларга җавап табарга булышачак.