Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

4. Өметегезне нык килеш саклагыз

4. Өметегезне нык килеш саклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Дөньядагы вакыйгалар аркасында туган борчулар кешеләргә физик һәм эмоциональ яктан зыян китерә. Бу авырлыклар нәтиҗәсендә күп кенә кешеләр өметләрен югалта.

  • Кемдер киләчәк турында бөтенләй уйламаска тырыша.

  • Башкалар, борчулардан качар өчен, алкоголь һәм наркотиклар куллана башлый.

  • Ә кайберәүләр, яшәүнең мәгънәсен күрмәгәнгә, үз-үзенә кул салу турында уйлый.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Кайбер проблемалар вакытлыча гына була, һәм көтелмәгәндә хәл яхшыга үзгәрергә мөмкин.

  • Хәл үзгәрмичә кала икән, сез барыбер, үзегезгә ярдәм итәр өчен, нәрсәдер эшли аласыз.

  • Изге Язмалар чын өмет бирә: бар кешелек проблемалары тулысынча чишеләчәк.

Нәрсә эшләп була?

Изге Язмаларда болай диелә: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (Маттай 6:34).

Иртәгесе көн турында борчулар сезгә бүгенге вазифаларыгызны үтәргә комачауламасын.

Була алган тискәре вакыйгалар турында урынсыз борчылу стрессыгызны көчәйтер генә һәм киләчәккә ышанычыгызны киметер.

Изге Язмалар чын өмет бирә

Бер мәдхия җырлаучы Аллаһыга үз догасында болай дип әйткән: «Синең сүзең аякларыма — яктырткыч, юлыма — яктылык» (Зәбур 119:105). Нинди мәгънәдә Изге Язмалар яктырткыч һәм яктылык була ала?

Яктырткыч караңгылыкта безгә кая барырга икәнен күрергә ярдәм итә. Нәкъ шулай ук Изге Язмалар, катлаулы мәсьәлә буенча карар кабул итәр өчен, безгә зирәклек һәм җитәкчелек бирә.

Яктылык алдагы юлыбызны ачык күрергә һәм алга барырга ярдәм итә. Шулай ук Изге Язмалар да, киләчәктә нәрсә буласын ачык күрсәтеп, өмет бирә.