Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зирәк хатын үз вөҗданын хөрмәт итә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Бала төшерү

Бала төшерү

Аңлы рәвештә бала төшерү сәбәпле һәр ел дистәләгән миллион баланың гомере өзелә. Бу сан күп кенә илләрнең халык санына караганда күбрәк.

Бу шәхси сайлау гынамы?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ?

Хатын-кызлар төрле сәбәпләр аркасында бала төшерә. Кемдер акча белән бәйле авырлыклар, гаиләдәге мөнәсәбәтләр аркасында, ә кемдер белем алырга, карьера төзергә омтылганга я ялгыз ана булып каласы килмәгәнгә аборт ясый. Башкалар исә бала төшерүне әхлак ягыннан дөрес түгел дип, ягъни йөкле хатынга тапшырылган ышанычны бозу дип саный.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Аллаһы тормышны, бигрәк тә кеше тормышын, изге дип саный (Яратылыш 9:6; Зәбур 36:9). Ана карынында үскән бала турында шуны ук әйтеп була. Аллаһы ана карынын үсә барган бала өчен куркынычсыз урын итеп булдырган. Давыт пәйгамбәр болай дигән: «Син... әнием карынында мине һәрьяклап пәрдә белән аерып алдың. Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән; әле бер өлешем дә булмаганда, аларның үсеше турында инде барысы да китабыңда язылган булган» (Зәбур 139:13, 16).

Аллаһының әле тумаган баланың тормышына карашы шулай ук аның үз халкы Исраилгә биргән канунында һәм безнең Аллаһыдан бирелгән вөҗданыбызда чагылыш таба. Аллаһының бу канунында язылганча, авырлы хатынга сугып, аның әле тумаган баласын үтергән кеше үлем җәзасына тартылган: бала үтергәне өчен үз тормышын биргән (Чыгыш 21:22, 23). Әлбәттә, хакимнәр кеше мотивларын һәм башка шартларны исәпкә алырга тиеш булган (Саннар 35:22—24, 31).

Кешеләргә шулай ук вөҗдан бирелгән. Хатын-кыз үз вөҗданына — эчке тавышына колак салып, үзенең әле тумаган баласының тормышын кадерләгәнен күрсәтсә, вөҗданы аны бүләкләячәк *. Ә инде вөҗданын тыңламаса, ул аны газапларга һәм хәтта гаепләргә мөмкин (Римлыларга 2:14, 15). Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бала төшергән хатын-кызлар күбрәк борчыла һәм ешрак депрессиядән интегә.

Әмма кайвакыт, бигрәк тә балага узу планлаштырылмаганда, бала үстерү җаваплылыгы куркытырга мөмкин. Андый очракта нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда Аллаһы нормалары буенча яшәп, тугрылык күрсәткән кешеләр өчен мондый вәгъдә язылган: «Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең, намуслы кешегә намуслы буласың» (Зәбур 18:25). Изге Язмаларда шулай ук: «Йәһвә гаделлекне ярата һәм үзенә тугры булганнарны калдырмый»,— диелгән (Зәбур 37:28).

«[Аларның] вөҗданнары да шаһитлек бирә, һәм алар үз уйларында үзләрен я гаепли, я хәтта аклый» (Римлыларга 2:15).

Сез бала төшергән булсагыз

КЕШЕЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ?

Рут * исемле ялгыз ана болай ди: «Минем болай да өч балам бар иде, һәм мин дүрт бала турында кайгырта алмам дип уйладым. Бала төшерткәч, мин үземне явызлык кылгандай хис иттем». Әмма бу адымны Аллаһы кичермәячәк дип әйтеп буламы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Гайсә Мәсих: «Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем»,— диеп, Аллаһы карашын чагылдырган (Лүк 5:32). Чыннан да, без кылган гөнаһларыбызга эчкерсез үкенгәндә һәм тәүбә иткәндә, ягъни Аллаһыдан үзебезне кичерүен сораганда, Аллаһы кичерергә әзер була; һәм бу җитди гөнаһларга да кагыла (Ишагыя 1:18). «И Раббым, үкенгән-өзгәләнгән күңелне син кире какмассың»,— дип әйтелә Зәбур 51:17 дә.

Басынкылык күрсәтеп дога кылган һәм тәүбә иткән кешегә Аллаһы саф вөҗдан гына түгел, ә шулай ук җан тынычлыгы да бирә. Филипиялеләргә 4:6, 7 дә болай диелә: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак» *. Изге Язмаларны өйрәнгәч һәм Аллаһыга үз күңелен бушаткач, Рут шул җан тынычлыгын сизгән дә. Ул Аллаһының «кешеләрне ихлас күңелдән кичергәнен» аңлаган (Зәбур 130:4).

«[Аллаһы] кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми, хаталарыбызга карап кайтармый» (Зәбур 103:10).

^ 8 абз. Ананың я баланың сәламәтлегенә куркыныч янаса да, бу бала төшерүне акламый. Бала туганда әти-әни сайлау ясарга тиеш: кемнең тормышын саклап калырга — әни тормышынмы я баланыкынмы? Шулай да алдынгы илләрдә медицина үсүе нәтиҗәсендә андый хәлләр бик сирәк була.

^ 12 абз. Исем үзгәртелгән.

^ 14 абз. Терелтелүгә өмет тә кешене юатырга мөмкин. «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 апрель санындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз. Анда тумыйча үлгән баланың терелтелүгә өмете бармы икәне турында сүз бара.