Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Яшүсмерне киләчәк тормышка ничек әзерләргә?

Яшүсмерне киләчәк тормышка ничек әзерләргә?

«Улларым белән аралашу алар кечкенә булганда шундый рәхәт иде. Алар мине нәрсә генә әйтсәм дә, тыңлыйлар иде. Ә хәзер, алар яшүсмер булгач, безнең төрле сәбәпләр аркасында бәхәсләр туа һәм аларга хәтта гыйбадәт кылуыбыз белән бәйле эшләр ошамый. Кайвакыт алар: „Нәрсәгә кирәк ул Изге Язмалар хакында бетмәгән сөйләшүләр?“ — дип каршы чыгалар. Элек андый хәлләрне башка гаиләләрдә күргәнем булса да, үз гаиләмдә андый хәл туар дип уйламаган идем» (Реджи *).

БАЛАГЫЗ яшүсмер яшенә җиткән булса, сез аның тормышының иң кызыклы чорын күзәтеп торасыз дип әйтеп була. Әмма бу чор шулай ук сезгә күп борчылулар һәм кайгы китерергә мөмкин. Сезгә аста китерелгән хәлләр танышмы?

  • Улыгыз кечкенә чагында сезгә, көймә ярга бәйләнгән шикелле, бәйле булган. Ә хәзер, яшүсмер булгач, ул «бауны» тарткалый, сездән ераклашырга тырыша һәм бер үзе генә сәяхәткә чыгып китәргә тели.

  • Бала чагында кызыгыз сезгә бар нәрсә турында сөйләгән. Ә хәзер, яшүсмер булгач, ул үз дуслары белән генә аралаша, һәм бу «ябык клубка» сезне инде кертмиләр.

Гаиләгездә моңа охшаш хәл туган икән, балагыз төзәтә алмаслык фетнәче булып китә дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Алайса аңа нәрсә булган соң? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, балагызның яшүсмер чоры аның үсүендә нинди мөһим роль уйный икәнен карап чыгыйк.

Яшүсмер чор — мөһим чор

Бала туганнан соң аның тормышында барысы беренче тапкыр: беренче адым, беренче сүз, беренче тапкыр мәктәпкә бару... Андый һәрбер вакыйга әти-әниләргә шатлык китерә, чөнки бу вакыйгалар аларның балалары үсә икәнен күрсәтә.

Баланың яшүсмер чорына күчүе дә мөһим вакыйга. Әмма кайбер әти-әниләр моңа әллә ни шатланмый, һәм аларны аңлап була, чөнки аларның бер вакыт тыңлаучан булган балалары үзсүзле яшүсмер булып үзгәрә. Шулай да баланың үсешендә бу мөһим чор. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Тәүратта бер вакыт «адәм баласы үзенең ата-анасын калдырыр» дип әйтелә (Яратылыш 2:24). Яшьлек чоры яшүсмерне бер яктан шатлыклы, ә икенче яктан ямансу булган бу көнгә әзерли. Шул чакта ул ышаныч белән шуны әйтергә тиеш: «Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым» (1 Көринтлеләргә 13:11).

Балагыз да балаларча фикер йөртүдән туктый, җаваплы һәм үзе дә белеп эш итә торган кеше — киләчәктәге тормышны башлар өчен тәҗрибәле кеше — булырга өйрәнә. Бер белешмәлектә яшьлек чоры «озак вакытлы саубуллашу» дип атала һәм бу сүзләр шул чорны бик төгәл сурәтли.

Әлбәттә, «балагыз» хәзер үзе дә белеп эш итә торган кеше булачак дигән фикер сездә шикләр тудырырга мөмкин. Бәлкем, сез үз-үзегезгә шундый сораулар бирәсездер:

  • «Улым үз урынын да җыештыра алмый, ул бездән аерым ничек яшәр микән?»

  • «Кызым эшенә вакытында килә алыр микән? Ул бит хәтта өенә дә вакытында кайта алмый».

Ләкин шуны онытмагыз: яшүсмер әнисенең итәгенә тагылмыйча йөрергә өйрәнсен өчен вакыт, кайвакыт хәтта еллар кирәк. Ә әлегә сез аның «күңелендә акылсыз уйлар да» бар икәнен күрәсез (Гыйбрәтле сүзләр 22:15).

Сез үз балагызга тиешле җитәкчелек биреп торсагыз, ул «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәчәк» һәм яшүсмер балагыз җаваплы, җитлеккән кеше булып үсәчәк (Еврейләргә 5:14).

Уңышлы булыр өчен киңәшләр

Балагыз үзе акыллы карарлар кабул итә алсын өчен, аны уйланырга өйрәтегез (Римлыларга 12:1, 2). Бу яктан сезгә аста китерелгән Изге Язмалардагы принциплар булышачак.

Филиппуйлыларга 4:5: «Илтифатлы булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын». Әйтик, улыгыз өйгә соңрак кайтырга тели, әмма сез рөхсәт итмисез. Ул үпкәләп: «Сез мине балага саныйсыз!» — дип әйтә. Сез: «Чөнки син үзеңне бала кебек тотасың»,— дип әйтер алдыннан, моның хакында уйлап карагыз: гадәттә, яшүсмерләр үзләренә кирәгеннән артыграк азатлык сорый, ә әти-әниләр азатлык күбрәк бирә алса да, әзрәк бирә. Вакыт-вакыт аңа күбрәк азатлык биреп карасагыз, бу файда китермәсме? Ә аның үзеннән моның турында сорап караганыгыз бармы?

КИҢӘШ. Сез үз балагызга нинди яктан күбрәк азатлык бирә аласыз? Моның турында уйлап карагыз һәм андый бер-ике якны язып куегыз. Балагызга аңлатыгыз: сез аңа бу азатлыкны берникадәр вакытка гына — сынау итеп кенә биреп карыйсыз. Ул сынауны үтсә, вакыт узу белән күбрәк азатлык биреп була, ә үтмәсә, бу азатлык аңа әлегә бирелмәячәк (Маттай 25:21).

Көлессәйлеләргә 3:21: «Аталар, балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз». Кайбер әти-әниләр үз баласының һәр адымын күзәтү астында тота, һәрвакыт аны тикшереп тора. Алар аңа дуслар сайлый, аның телефон аша сөйләшүләрен качып тыңлап торалар. Ләкин бу файда түгел, ә зыян гына китерергә мөмкин. Баланы бер кая да җибәрмәсәк, ул өйдән качар. Дусларын һәрвакыт тәнкыйтьләп торсак, ул алар белән күбрәк вакыт аралашыр. Ә аның артыннан күзәтеп торсак, ул дуслары белән аралашыр өчен яшерен юллар табар. Күбрәк күзәтү — әзрәк файда. Чыннан да, балагыз өйдә яшәп тә, үзе каралар кабул итәргә өйрәнмәсә, аларны, үзе генә яши башлагач, кабул итәргә ничек өйрәнер?

КИҢӘШ. Әйтик, сез балагыз белән үзегезне борчыган берәр сорау турында сөйләшәсез. Балагызның кабул иткән карарының булачак нәтиҗәләре хакында бергәләп уйланыгыз. Мәсәлән, аның дусларын тәнкыйтьләр урынына болай дип сорагыз: «Дустыңны законны бозу өчен кулга алсалар, бу сиңа ничек тәэсир итәчәк?» Балагыз дуслар сайлау аның яхшы исеменә я тап төшерә я яхшы яктан йогынты ясый ала икәнен аңласын (Гыйбрәтле сүзләр 11:17, 22; 20:11).

Эфеслеләргә 6:4: «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез». «Үгет-нәсыйхәт» дигән сүз бу балага берәр нәрсә турында хәбәр итү генә түгел, ә аңарда аның тәртибенә тәэсир итә алган әхлакый җаваплылык үстерү. Бу аеруча ул яшүсмер булып киткәч мөһим. «Бала үскән саен, биргән тәрбияне үзгәртергә һәм аның белән күбрәк фикер алышырга кирәк»,— дип сөйли Андре (2 Тимутегә 3:14).

КИҢӘШ. Берәр сорау каралганда балагыз сезнең белән ризалашмаса, рольләр белән алмашынырга тәкъдим итегез. Ул сезнең урында булса, баласына нинди киңәш бирер иде? Ул бу сорауны тикшерсен һәм моның уңай һәм начар якларын китерсен. Ә берничә көннән соң очрашып, кабат моның турында сөйләшегез.

Гәләтиялеләргә 6:7: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр». Кечкенә балага җәза биреп, мәсәлән, аны почмакка куеп яисә башка төрле өйрәтеп була. Ә яшүсмер белән аның кылган эшләренең нәтиҗәләре турында бергәләп уйлану яхшырак булыр (Гыйбрәтле сүзләр 6:27).

КИҢӘШ. Аның бурычларын түләмәгез яки начар билгеләре өчен укытучы алдында аны якламагыз. Кылган эшенең начар нәтиҗәләрен үзе татып карасын һәм бу озак вакытка файда китерәчәк.

Сез балагызның яшүсмер чоры аны киләчәктәге тормышына ансат кына күчерер дип өметләнәсездер: ул самолет кебек тизлекне ашыкмыйча гына җыяр да һәм җирдән йомшак кына күтәрелеп китәр. Әмма алай бик сирәк кенә була шул. Шулай да бу чор сезгә аны «барачак юлына яшьтән үк өйрәтергә» искиткеч мөмкинлек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Изге Язмалардагы принциплар гаилә бәхетле булсын өчен аның нигезен ныгыта, шуңа күрә бу принципларны кулланырга кирәк.

^ 3 абз. Исем үзгәртелгән.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

Балам өйрәнгәнме:

  • рухи графигын тотарга?

  • акыллы карарлар кабул итәргә?

  • башкалар белән аралашырга?

  • үз сәламәтлеге хакында кайгыртырга?

  • акчаларын дөрес тотарга?

  • өйне җыештырып чисталык сакларга?

  • куйган максатларына ирешергә?