Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга өметегез өзелмәдеме?

Аллаһыга өметегез өзелмәдеме?

«НИ ӨЧЕН мин? Ни өчен бу минем белән булды? Ник Аллаһы моңа юл куйды?» Бу сораулар Бразилиядән 24 яшьлек Сиднейны борчыган. Аквапаркта таудан шуганда, ул зыян күргән, һәм хәзер аңа инвалид коляскасында йөрергә туры килә.

Бәхетсез очраклардан, авырулардан, яраткан кешенең үлеменнән, табигать афәтеннән яки сугыштан килгән газаплар аркасында кешенең Аллаһыга өмете өзелергә мөмкин. Борынгы заманда яшәгән ыруг башлыгы Әюпкә бер-бер артлы төрле бәлаләр төшкән. Ялгыш нәтиҗәгә килеп, ул Аллаһыны гаепли башлаган: «Сиңа ярдәм сорап ялварсам да, дәшмисең, бассам, миңа карап кына торасың. Минем белән мәрхәмәтсез эш итәсең, бөтен көчең белән миңа ташланасың» (Әюп 30:20, 21).

Әюп үз газапларында кем гаепле икәне белмәгән. Ни өчен бу бар бәлаләр үзенә төшә икәнен дә аңа билгеле булмаган. Бәхеткә каршы, Изге Язмаларда авырлыкларның сәбәбе ачыклана һәм безнең моңа карашыбыз нинди булырга тиеш икәне аңлатыла.

АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕҢ ГАЗАПЛАНУЛАРЫН ТЕЛӘГӘНМЕ?

Аллаһы турында Изге Язмаларда болай диелә: «Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак» (Канун 32:4). Алайса, «гадел һәм хак» Аллаһы кешеләрнең газаплануларын ничек теләсен? Ничек инде ул кешеләрне җазалар өчен яки чистартыр өчен бәлаләр җибәрә алсын, ди? Алай әйтү эзлекле булыр идемени?

Өстәвенә, Изге Язмаларда: «Сынауларда беркем дә: „Мине Аллаһы сыный“,— димәсен, чөнки Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми»,— дип әйтелә (Ягъкуб 1:13). Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы кешелеккә камил башлангыч биргән. Ул беренче кешеләргә — Адәм белән Хаувага — искитмәле йорт биргән, аларны тормыш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин иткән һәм кызыклы эш кушкан. Аллаһы аларга болай дип әйткән: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз». Адәм белән Хауваның Аллаһыга өметләре өзелерлек бер сәбәп тә булмаган (Яратылыш 1:28).

Ләкин бүген тормыш камил түгел. Тарих дәвамында кешелекнең газаплары бик зур булган. Мондый сүзләр хак: «Барлыкка китерелгәннең һәммәсе әле дә ыңгыраша һәм җәфа чигә» (Римлыларга 8:22). Ни өчен шулай булган?

НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР ГАЗАП ЧИГӘ?

Бу сорауга җавап табар өчен, безгә кешелек тарихының башына кайтырга кирәк. Шайтан Иблис дип аталган фетнәчел бер фәрештәне тыңлап, Адәм белән Хаува Аллаһының яхшылыкка һәм яманлыкка кагылышлы нормаларын кире каккан. Аллаһы аларга «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» ашарга ярамый дигән. Иблис Хаувага, Аллаһыны тыңламасалар да, үлмәсләр, дип әйткән. Шулай итеп ул Аллаһыны алдакчы итеп күрсәткән. Шайтан шулай ук Аллаһыны мондый нәрсәдә гаепләгән: имеш Аллаһы кешеләрне нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен хәл итәргә хокуктан мәхрүм иткән (Яратылыш 2:17; 3:1—6). Шайтанның шуны әйтәсе килгән: Аллаһының хакимлегенә буйсынмыйча яшәү кешеләр өчен яхшырак булачак. Шуның аркасында иң мөһим сорау күтәрелгән булган: Аллаһы идарә итүче булырга лаекмы?

Иблис тагын бер сорау күтәргән. Аның сүзләре буенча, кешеләр Аллаһыга үз файдалары хакына гына хезмәт итә. Тугры Әюп турында Иблис Аллаһыга болай дигән: «Син үзең аны, аның йортын һәм бөтен мөлкәтен яклап торасың түгелме? [...] Әмма кулыңны сузып, аның бөтен мөлкәтен харап ит, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк» (Әюп 1:10, 11). Шайтан Әюп турында сөйләгән булса да, аның бар кешеләр Аллаһыга үз файдаларын гына эзләп хезмәт итә дип әйтәсе килгән.

АЛЛАҺЫ БУ СОРАУЛАРНЫ ЧИШӘ

Бу үтә әһәмиятле сорауларны бер тапкыр һәм мәңгелеккә ничек чишәргә? Зирәк Аллаһы иң яхшы юл тапкан. Аның бу юлы безгә өмет бирә (Римлыларга 11:33). Ул кешеләргә берникадәр вакыт үзләре белән идарә итәргә мөмкинлек биргән. Бу кемнең хакимлеге яхшырак икәнен ачыклар иде.

Җирдәге кайгылар кешеләрнең идарә итүләре уңышлы булмаганын ап-ачык күрсәтә. Дөнья хөкүмәтләре тынычлык, куркынычсызлык һәм бәхет китермәгән. Моннан тыш алар җирне аяныч хәлгә китергән. Бу Изге Язмалардагы мондый хакыйкатьне бик яхшы раслый: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирмия 10:23). Аллаһы идарәсе генә кешелеккә өзлексез тынычлык, бәхет һәм мул фатихалар китерәчәк, чөнки бу — Аллаһының нияте (Ишагыя 45:18).

Аллаһы кешелеккә карата үз ниятен ничек тормышка ашырачак? Исебезгә төшерик, Гайсә үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10). Әйе, тиешле вакытта Аллаһы үз Патшалыгы ярдәмендә газапларга китерүче бар нәрсәне юк итәчәк (Даниял 2:44). Ярлылык, чирләр һәм үлем әүвәлгә китәчәк. Ярлылар турында әйткәндә, Изге Язмаларда Аллаһының мондый вәгъдәсе язылган: «Ул ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр» (Зәбур 71:12—14). Авырган кешеләр өчен Изге Язмаларда мондый вәгъдә бар: «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24). Аллаһы хәтерендәге үлгән кешеләр турында Гайсә болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29). Бу вәгъдәләр йөрәкләребезне бик юата!

Аллаһы вәгъдәләренә иманны үстерү безгә өмет сакларга булыша

АЛЛАҺЫГА ӨМЕТЛӘНҮ

Мәкалә башында искә алынган Сидней инвалид булып киткәннән соң 17 ел үткәч, болай дигән: «Мин инвалид булып калуымда Йәһвә Аллаһыны беркайчан да гаепләмәдем. Ләкин шуны танырга тиешмен: башта минем аңа өметем өзелде. Әле дә кайвакыт мин төшенкелеккә биреләм, үз хәлсезлегем турында уйлаганда, мин хәтта елыйм. Ләкин Изге Язмалардан мин шуны беләм: газапларым Аллаһыдан җибәрелгән җәза түгел. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кешеләрнең «һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә». Йәһвәгә дога кылу һәм кайбер шигырьләрне уку миңа рухи яктан көчле калырга һәм уңай караш сакларга булыша (Вәгазьче 9:11; Зәбур 144:18; 2 Көринтлеләргә 4:8, 9, 16).

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя икәнен аңлау һәм бәлаләр тиздән юк булачак икәнен белү безгә Аллаһыга өметләнергә сәбәп бирә. Аллаһы «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә». Аллаһыга һәм аның Улына иман иткән кешеләрнең өмете өзелмәячәк (Еврейләргә 11:6; Римлыларга 10:11).