Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?

Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?

«Мин Майкны күптән беләм. Ул — Йәһвә Шаһите. Ләкин мин һәрвакыт аның диненә шикләнеп карадым. Кем ул Йәһвә? Ни өчен Йәһвә Шаһитләре бәйрәмнәрне үткәрми? Әллә Майк берәр сектага эләккәнме?» (Беки, Калифорния, АКШ)

«Күршеләрем Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач, мин: „Йәһвә Шаһитләре... Тапканнар исем!“ — дип уйлап куйдым» (Зенон, Онтарио, Канада).

«Киң таралган диннәр сорауларыбызга җавап бирә алмаганлыктан, без хатыным белән чиркәүгә йөрмәдек, ләкин Йәһвә Шаһитләренә дә ышанып бетми идек. Ничек инде сектантлар сорауларыбызга җавап бирсен ди?! Алар бездә гаеп хисен уятырга тели дип уйладык» (Кент, Вашингтон, АКШ).

«Дөресен генә әйткәндә, мин аларның кем икәннәрен һәм нәрсәгә ышанганнарын белми идем» (Сесилия, Эсбьерг, Дания).

Еш кына аларның өйдән-өйгә я берәр иҗтимагый урында вәгазьләп йөргәннәрен күреп була. Алар шулай итеп Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар тарата һәм Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итә. Бәлки, бу брошюраны сезгә алар биргәннәрдер. Шулай да сезне: «Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?» — дигән сорау борчыйдыр. Бәлки, сез югарыда искә алынган кешеләр белән килешәсездер.

Андый сорауларыгыз булса, җавапны кайдан табарга? Йәһвә Шаһитләре нәрсәгә ышаналар? Вәгазь эше һәм гыйбадәт кылу урыннары өчен акча кайдан алалар? Ни өчен алар сезнең йортыгызга килеп я сезнең белән башка урыннарда сөйләшергә тырыша?

«Минем Интернетта Йәһвә Шаһитләре турында күп укыганым булды,— ди мәкалә башында искә алынган Сесилия.— Алар турында гайбәт тә, юк-бар сүзләрне дә ишеткәнем булды. Нәтиҗәдә, аларга карата тискәре караш туды». Әмма Йәһвә Шаһитләре белән йөзгә-йөз сөйләшкәч, бу хатын-кыз үз сорауларына канәгатьләндерерлек җаваплар тапкан.

Йәһвә Шаһитләре турында дөресен беләсегез киләме? Алайса, иң ышанычлы чыганакка — бу брошюраны бастыручыларга, Йәһвә Шаһитләренең үзләренә мөрәҗәгать итегез (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Киләсе мәкаләләрдән сез безнең кем булуыбызны, нәрсәгә ышануыбызны һәм нәрсә белән шөгыльләнүебезне белерсез.