Зәбур 55:1—23

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Маски́л.* Давытның мәдхиясе. 55  Догамны тыңла, и Аллаһым,+Мәрхәмәт күрсәтү турындагы үтенечемне кире какма.*+   Миңа игътибар итеп, җавап бир.+ Борчылудан тынычсызга калдым,+Хафаланып беттем   Дошманның сүзләре,Явызның кысрыклавы аркасында. Чөнки алар башыма бәла яудыра,Алар ярсулы һәм миңа дошманлык саклый.+   Эчемдә йөрәгем телгәләнә,+Үлем дәһшәтләре мине биләп ала.+   Куркуга төштем һәм калтыранам,Тәнемне дерелдәү баса.   Мин әйтәм: «Күгәрченнеке күк канатларым булса иде! Очып китеп, куркынычсыз урынга урнашыр идем.   Менә, мин еракка качып китәр идем.+ Чүлдә* яшәр идем.+ (Села)   Көчле җилдән, давылдан Ышык урынга ашыгыр идем».   И Йәһвә, аларның зиһеннәрен чуалт, ниятләрен* таркат,+Чөнки мин шәһәрдә җәбер-золым һәм ызгыш-талаш күрәм. 10  Көне-төне алар аның стеналарында йөри,Шәһәр эчендә — яман ният һәм бәла,+ 11  Үзәгендә — бәхетсезлек,Җәбер һәм алдау аның мәйданыннан һич китми.+ 12  Мине мыскыллаучы — дошман түгел,+Җаным моңа түзәр иде. Миңа каршы күтәрелүче кеше — дошман түгел,Мин аңардан качар идем. 13  Әмма син ул, минем кебек үк* кеше,+Яхшы белгән иптәшем.+ 14  Без якын дуслыкка бергә сөендек,Халык белән бергә Аллаһы йортына йөрдек. 15  Миңа дошман булганнарга һәлакәт килсен!+ Алар тере килеш Кабергә* төшсен,Чөнки алар арасында һәм аларның эчендә явызлык яши. 16  Мин исә Йәһвә Аллаһыны чакырырмын,Һәм ул мине коткарыр.+ 17  Кичен дә, иртән дә, көн уртасында да хафаланам һәм иңрәп ыңгырашам,+Һәм ул әрнүле авазымны ишетә.+ 18  Миңа каршы көрәшүчеләрдән ул мине йолыр һәм җаныма тынычлык бирер,Миңа бит бик күпләр каршы чыга.+ 19  Борынгыдан тәхеттә утыручы Аллаһы,+Моны ишетеп, эш итми калмас.+ (Села) Аллаһыдан курыкмаганга,+Алар үзгәрергә һич теләмәс. 20  Ул* үзенең дусларына һөҗүм итте,+Ул үз килешүен бозды.+ 21  Аның сүзләре май шикелле ягыла,+Йөрәгендә исә — сугыш-каршылык. Аның сүзләре зәйтүн маеннан да йомшаграк,Әмма алар — үткен кылычлар.+ 22  Үз йөгеңне Йәһвәгә сал,+Һәм ул сиңа булышыр.+ Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга* бирмәс.+ 23  Әмма явызларны син кабергә төшерерсең,+ и Аллаһы. Кан түгүдә гаепле һәм алдакчы адәмнәр ярты гомерләрен дә яшәмәс.+ Мин исә сиңа таянырмын.

Искәрмәләр

Яки «Ярдәм сорап дога кылганда, миннән качма».
Сүзгә-сүз «телләрен».
Яки «миңа тиңдәш».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Ягъни 13 һәм 14 нче шигырьләрдә әйтелгән элекке дусты.
Яки «чайкалырга; какшарга».

Искәрмәләр

Медиаматериал