Зәбур 56:1—13

Дирижер өчен: «Ерактагы өнсез күгәрчен»гә салынган. Микта́м.* Давытның филистилеләр аны Гефта кулга алганнан соң язган мәдхиясе.+ 56  Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, чөнки үлемле кеше миңа һөҗүм итә.* Көне буе алар миңа каршы сугыша, җәберли мине.   Дошманнарым көне буе мине эләктерергә омтыла,Күпләр масаеп, миңа каршы сугыша.   Курыкканда+ мин сиңа таянам.+   Аллаһының сүзен мактыйм мин,Ходаема таянам, курыкмыйм. Гади кеше* миңа ни эшли алсын?+   Көне буе алар миңа зыян китерә,Аларның уенда — миңа зарар китерү генә.+   Алар миңа һөҗүм итәргә дип яшеренә,Җанымны алырга өметләнеп,+Һәр адымымны күзәтеп тора.+   Явызлыклары өчен аларны кире как. Ачуың белән халыкларны тар-мар ит, и Аллаһы.+   Качып йөрүләремне син күздән кичерәсең.+ Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы.+ Китабыңда алар турында язылган түгелме?+   Сиңа ярдәм сорап ялварган көнне дошманнарым чигенер.+ Аллаһының минем яклы икәненә ышанычым нык минем.+ 10  Аллаһының сүзен —Йәһвәнең сүзен мактыйм мин, 11  Ходаема таянып яшим, курыкмыйм.+ Гади кеше миңа ни эшли алсын?+ 12  И Ходаем, мин сиңа биргән вәгъдәләрем белән бәйләнгәнмен,+Сиңа рәхмәт бүләкләре китерермен.*+ 13  Чөнки якты дөньяда яшәп, Аллаһы юлында йөрер өчен,+Син мине үлемнән коткардың,+Аякларымны абынудан сакладың.+

Искәрмәләр

Яки «мине эләктереп алмакчы була».
Сүзгә-сүз «Тән».
Яки «рәхмәтләр белдерермен».

Искәрмәләр

Медиаматериал