Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Римлыларга 5:8: «Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән»

Римлыларга 5:8: «Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән»

 «Ә Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән» (Римлыларга 5:8, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итте: Мәсих гөнаһлы чагыбызда ук безнең хакка үлде» (Римлыларга 5:8, Изге Китапны тәрҗемә итү институты).

Римлыларга 5:8 нең мәгънәсе

 Йәһвә a Аллаһы, үз Улының — Гайсә Мәсихнең — гөнаһлы кешеләр өчен үлгәненә юл куеп, бөек яратуын күрсәткән (Яхъя 3:16). Гөнаһлы булганга күрә, кешеләр Аллаһы нормаларына каршы килгән рәвештә уйларга һәм эшләргә һәвәс (Көләсәйлеләргә 1:21, 22). Шулай да Аллаһы «Улының үлеме аркылы» үзе белән татулашу мөмкинлеген биргән (Римлыларга 5:10). Шуның өчен безнең хәзер Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләребез һәм мәңгелек тормышка өметебез бар (Римлыларга 5:11; 1 Яхъя 4:9, 10).

Римлыларга 5:8 нең контексты

 Рәсүл Паул бу сүзләрне Римдагы мәсихчеләргә язган. Ул үз хатының 5 нче бүлегендә мәсихчеләр ни өчен шатлана алганын һәм өметләре һичшиксез үтәләчәген аңлаткан (Римлыларга 5:1, 2). Бу «өмет оятка калдырмый». Аллаһының мәхәббәте бу өметнең үтәләчәгенә дәлил булып тора, чөнки ул үз Улын безнең хакка корбан итеп биргән (Римлыларга 5:5, 6). Гайсә, Адәмнән аермалы буларак, Аллаһыга бар яктан да тыңлаучан булган (Римлыларга 5:19). Адәмнең тыңламаучанлыгы аркасында аның токымы гөнаһ һәм үлем мирас итеп алган (Римлыларга 5:12). Ә Гайсәнең тыңлаучанлыгы һәм корбанга китерелгән тормышы Аллаһыга тугры булган кешеләр өчен мәңге яшәү мөмкинлеген ачкан (Римлыларга 5:21).

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).