Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Якын кеше үлгәндә

Якын кеше үлгәндә

«Абыем кинәт үлгәч, мин үземне көчсез итеп хис иттем. Айлар үткәч, бер көнне мин аны капыл исемә төшердем һәм эчемә тирән итеп пычак кадалгандай булды. Кайвакыт мине ачу биләп алды. Ни өчен абыем үләргә тиеш иде? Һәм мин аның белән күбрәк вакыт үткәрмәгәнем өчен үземне гаепле итеп тойдым» (Ванесса, Австралия).

ӘГӘР дә сезнең берәр якыныгыз үлгән икән, сез дә күптөрле хис-тойгылар кичерәсездер, мәсәлән кайгы, ялгызлык һәм көчсезлек. Шулай ук сез, бәлки, ачу, гаеп һәм курку хисләре сизәсездер. Сез хәтта яшәүнең мәгънәсе әле дә бармы дип уйлыйсыздыр.

Шуны белегез: кайгыру көчсезлек билгесе түгел. Бу сезнең үлгән якыныгызны никадәр яратканыгызны күрсәтә. Әмма кайгы китергән авыртуны җиңеләйтеп буламы?

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Авыртуыгыз беркайчан бетмәс кебек тоелса да, алдагы киңәшләрне куллану сезгә юату китерергә мөмкин.

КАЙГЫРЫРГА ОЯЛМАГЫЗ

Кешеләр төрлечә һәм төрле вакыт дәвамында кайгырырга мөмкин. Шулай да елаганда, авыр тойгылардан арынып була. Элегрәк искә алынган Ванесса болай ди: «Мин еладым гына. Миңа авыртудан котылырга кирәк иде». Сеңелесе кинәт үлгән София әйтә: «Фикерләрем белән хисләремә бирелү көчле авырту китерә; бу инфекция кергән яраны ачып чистарту сыман була. Авырту түзә алмаслык диярлек булса да, бу яраны савыктырырга мөмкинлек бирә».

УЙЛАРЫГЫЗ ҺӘМ ХИСЛӘРЕГЕЗ БЕЛӘН УРТАКЛАШЫГЫЗ

Кайчак сез ялгыз калырга телисездер, һәм бу аңлашыла да. Әмма кайгы — үзегез генә алып бара алмаслык авыр йөк ул. Атасын югалткан 17 яшьлек Джаред исенә төшерә: «Мин үз тойгы-хисләремне башкаларга сөйләдем. Аларны ачык итеп белдерә алмасам да, башкаларга алар турында сөйли алганыма шат идем». Кереш мәкаләдә искә алынган Джанис башка файдалы якны өсти: «Башкалар белән сөйләшү күңелемне тынычландырды. Мин үземне аңлаганнарын тойдым, һәм үземне инде ялгыз хис итмәдем».

ЯРДӘМНЕ КАБУЛ ИТЕГЕЗ

Бер табиб болай ди: «Кеше үз якынын югалтканнан соң күп тә үтмәстән үз дусларының һәм туганнарының ярдәмен кабул итсә, аңа еш кына кайгысын алга таба кичереп чыгу җиңелрәк була». Дусларыгызга үзегезгә ничек ярдәм итә алганнарын әйтегез. Алар, бәлки, ярдәм итәргә телидер дә, әмма нәрсә эшләргә икәнен белмәскә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШЫГЫЗ

Тина болай дип әйтә: «Ирем рактан кинәт үлеп китте. Һәм мин, инде аңа үз авырлыкларым, борчуларым һәм хисләрем турында сөйли алмаганга, бар нәрсәне Аллаһыга сөйләдем! Мин һәр көннең башында аңардан шул көнне үткәрергә ярдәм итүен сорый идем. Аллаһы миңа күптөрле юллар белән ярдәм итте». 22 яшендә әнисен югалткан Тарша болай ди: «Изге Язмаларны укып, мин һәр көн юаныч таптым һәм дәртләндерүче нәрсәләр турында уйлана алдым».

ТЕРЕЛТЕЛҮНЕ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕГЕЗ

Тина дәвам итә: «Башта терелтелүгә өмет мине юатмады, чөнки миңа — ирем, ә улларыма әтиләре шул вакытта ук кирәк иде. Әмма хәзер, дүрт ел үткәч, мин бу өметкә ике куллап ябышам. Ул минем өчен котылу чарасы кебек. Мин аны яңадан күрүемне күз алдыма китерәм, һәм бу күңелемне тынычлык һәм шатлык белән тутыра!»

Сез, бәлки, шунда ук җиңеллек сизмәссездер дә. Шулай да Ванесса очрагы сезгә ышаныч өстәргә мөмкин. Ул әйтә: «Син моны беркайчан да кичерә алмассың дип уйлыйсың, әмма хәлең әкренләп яхшырачак».

Исегездә тотыгыз, күңелегездәге бушлык, бәлки, юкка чыкмастыр да, ләкин яшәвегезнең мәгънәсе әле дә бар. Аллаһының назлы ярдәме белән сез һаман да җылы дуслыкка һәм мәгънәле тормышка ия була аласыз. Ә тиздән Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк. Ул сезнең якын кешегезне яңадан кочаклавыгызны тели. Шунда күңелегездәге авырту мәңгегә юкка чыгачак!