Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен яшәүнең мәгънәсе бар?

Ни өчен яшәүнең мәгънәсе бар?

Файзалның хатыны үлгәннән соң якынча бер ел үткәч, аның йөрәгенә катлаулы операция ясарга кирәк булган. Ул болай ди: «Әюп китабын укыганда, ни өчен Йәһвә аны Изге Язмаларга керткән икәнен мин аңлыйм. Аллаһы Сүзендә үзебез кебек хис иткән кешеләр турында укыганда, бу безнең күңел газабын тынычландыра ала». Ул өсти: «Әйе, яшәүнең мәгънәсе әле дә бар».

Тарша бик яшьли әнисен югалткан. Ул болай ди: «Күп авырлыкларга очрарга туры килсә дә, Барлыкка Китерүчемне белү тормышымны мәгънәле һәм шатлыклы, ә киләчәгемне өметле итә. Бер дә шикләнмәскә була, Йәһвә безне һәр көнне ныгытып, безгә яшәргә ярдәм итә ала».

ҮТКӘН мәкаләләрдән күренгәнчә, төрле кайгылы вакыйгалар безнең тормышыбызны чыдый алмаслык кебек итә ала. Үз авырлыкларыгызны кичергәндә, сез дә, бәлки, яшәүнең мәгънәсе бармы яки берәрсе минем белән кызыксынамы дип уйлыйсыздыр. Истә тотыгыз, Аллаһы сезнең кайгыгызга ваемсыз түгел. Ул сезне кадерли.

86 нчы мәдхияне язучы Аллаһыга үз ышанычын болай белдергән: «Кайгы-хәсрәтле көнемдә сине чакырырмын, һәм син миңа җавап бирерсең» (Зәбур 86:7). Әмма сез: «„Кайгы-хәсрәтле көнемдә“ Аллаһы миңа ничек җавап бирер?» — дип сорарсыз.

Аллаһы сезнең проблемаларыгызны шунда ук, бәлки, юк итмәстер дә. Ләкин, аның Сүзе Изге Язмалар буенча, ул сезне аларны кичереп чыгар өчен җан тынычлыгы бирә ала дип ышандыра: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм фикерләрегезне... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7, искәрмә). Аста китерелгән Изге Язмалардан шигырьләр ничек безне Аллаһының назлы кайгыртуына ышандыра икәнен карап чыгыгызчы.

Аллаһы сезнең турында кайгырта

«Аллаһы... [чыпчыкларның] һәрберсенә игътибар итә. [...] ...Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» (Лүк 12:6, 7, искәрмә).

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Аллаһы әһәмиятсез булып тоелан кошлар турында да кайгырта. Ул хәтта бер кечкенә чыпчыкны да онытмый; һәр тере җан аның өчен кадерле. Кешеләр Аллаһы өчен чыпчыкларга караганда кадерлерәк һәм аның җирдә булдырган иҗади эшләренең иң күренеклесе. Алар Аллаһы «сурәтендә» барлыкка китерелгән һәм аның гаҗәеп сыйфатларын үстерә һәм күрсәтә ала (Яратылыш 1:26, 27).

«И Йәһвә, син мине сынадың, син мине беләсең. ...Уйларымны ерактан ук белеп аласың. ...Тикшереп, борчулы уйларымны бел» (Зәбур 139:1, 2, 23).

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Аллаһы сезне шәхсән белә. Ул сезнең иң яшерен хис-тойгыларыгызны һәм борчылуларыгызны аңлый. Башкалар сезнең авыр хәлегезне аңламаска мөмкин, әмма Аллаһы сезнең өчен борчыла һәм сезгә ярдәм итәргә тели. Бу тормышыгызны мәгънәле итә.

Тормышыгызның мәгънәсе бар

«И Йәһвә, догамны ишет, ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде. [...] Колак сал миңа. Сине чакырганда, миңа шунда ук җавап бир. Ул мохтаҗларның догасына игътибар итәр» (Зәбур 102:1, 2, 17).

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Кеше газапларының башыннан ук Йәһвә кешеләр түккән һәр күз яше турында китапка язып бара дип әйтеп була (Зәбур 56:8). Сезнең күз яшьләрегез турында да шунда язылган. Аллаһы сезнең бар авырлыкларыгызны һәм күз яшьләрегезне исендә тота, чөнки сез аның өчен кадерле.

«Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен... Мин, Аллаһың Йәһвә... сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям» (Ишагыя 41:10, 13).

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Аллаһы сезгә ярдәм итәргә әзер. Әгәр сез егылсагыз, ул сезне күтәрәчәк.

Яхшырак киләчәккә өмет бар

«Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Сез Аллаһы өчен шулкадәр кадерле, ул үзенең Улы Гайсәне теләп сезнең хакка корбан итеп биргән. Бу йолым корбаны сезгә бәхетле һәм мәгънәле тормыш белән мәңге яшәргә мөмкинлек бирә *.

Сез борчылырга һәм тормышыгыз чыдый алмаслык булып тоелырга мөмкин. Шулай да Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм аның вәгъдәләренә иман һәм өмет булдырырга тырышыгыз. Бу сезне шатлыклы итәр һәм яшәүнең мәгънәсе бар икәненә ышандырыр.

^ Гайсәнең йолым корбаныннан ничек файда алып була икәне турында күбрәк белер өчен, www.mt711.com. сайтында «Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алыгыз» дигән видеороликны карагыз. (БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ дигән сылтама буенча үтегез.)