Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Экстремаль һава торышы. Изге Язмалар ничек юата һәм ныгыта ала?

Экстремаль һава торышы. Изге Язмалар ничек юата һәм ныгыта ала?

 Миллионлаган кеше — экстремаль һава торышының корбаны. Сез, бәлки, шуларның берседер. Табигать афәтләренең нәтиҗәсе төрле була ала. Ураганнар, тайфуннар, циклоннар һәм өермәләр еш кына көчле давылларга, су ташкыннарына һәм җимергеч җилләргә китерә. Коеп яуган яңгырлар җир шуышуына, ә давыллар яшен сугуларына китерә. Шул яшеннәр аркасында урман янгыннары чыга. Шулай ук корылык, бик каты эсселек һәм карлы бураннар да кешеләргә байтак бәла-каза китерә.

 Җирнең күп кенә урыннарында аномаль һава торышы ешрак күзәтелгәнгә, җимерелү очраклары да арта бара. Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай федерациясе болай дип яза: «Табигать афәтләреннән зыян күрүчеләрнең саны арта бара. Су басулар, ураганнар һәм корылык еш кабатланып торганга, кешеләрнең тормышларына һәм милекләренә зыян килә. Ел саен миллионлаган кеше йортсыз кала».

 Бар бу сәбәпләр аркасында һәр елны кешеләр финанс югалтулардан тыш, физик һәм эмоциональ яктан газаплана. Алар мал-мөлкәтләрен, йортларын һәм хәтта якыннарын югалта.

 Бәлки, сез дә табигать афәтләреннән зыян күргәнсездер. Изге Язмалар сезгә ярдәм итә ала! Сез анда охшаш хәлгә эләккән, гаять күп кешегә инде булышкан юату, өмет һәм гамәли киңәшләр табарсыз (Римлыларга 15:4). Анда шулай ук күп кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирелә: «Ни өчен Аллаһы моңа юл куйган? Бу газаплар Аллаһыданмы?»

Экстремаль һава торышы — Аллаһыдан бирелгән җәза түгел

 Изге Язмалар кешеләрнең газапларында Аллаһы гаепле түгел дип өйрәтә. Анда болай дип әйтелә: «Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми» (Ягъкуб 1:13). Әйе, һава торышының экстремаль булуында Аллаһы гаепле түгел.

 Изге Язмаларда, дөрестән дә, Аллаһы элек явыз кешеләрне табигать афәтләрен кулланып, җәзалаган дип әйтелә. Әмма ул вакыйгалар хәзергеләреннән нык аерылып тора. Бүген афәтләр бер кисәтүсез кешеләр өстенә ябырыла һәм алардан яхшы кешеләр дә, начарлары да газап чигә. Ә борынгы заманнарда Аллаһы гаепсез кешеләрне алдан нәрсә буласын кисәтеп һәрвакыт яклаган һәм үзенең кылган гамәлләренең ниятен аңлаткан. Мәсәлән, Нух вакытында Аллаһы ни өчен җиргә бөек Туфан җибәрәчәген аңлаткан, алдан моның турында кисәткән һәм, шулай итеп, Нухны һәм аның гаиләсен саклап калган (Яратылыш 6:13; 2 Петер 2:5).

 Хәзерге табигать афәтләре бу Аллаһыдан бирелгән җәза түгел икәнен күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларда табигать афәтләре турында нәрсә әйтелә?» дигән мәкаләне карагыз.

Аллаһы табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итә

 Изге Язмалар буенча, Йәһвә Аллаһы a мәхәббәт һәм кызгану белән тулы. Изге Язмалардагы бу ике шигырьгә игътибар итегез.

  •   Ишагыя 63:9: «Алар газап чиккәндә, ул [Аллаһы] да газап чикте».

     Мәгънәсе: Йәһвәгә кешеләрнең газаплануларын күрү авырту китерә.

  •   1 Петер 5:7: «Ул сезнең хакта кайгырта».

     Мәгънәсе: Йәһвәгә сезнең белән нәрсә булганы барыбер түгел. Ул сезнең өчен борчыла.

 Йәһвә — яратучан һәм кызганучан Аллаһы. Ул безнең хәсрәтләргә битараф түгел. Изге Язмалар аша ул юату һәм гамәли киңәшләр бирә. Шулай ук ул табигать афәтләре киләчәктә бүтән булмаячак икәненә ышандыра (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

Табигать афәтләре башка зыян китермәячәк

 Изге Язмаларда Йәһвә кешеләргә киләчәк һәм өмет бирергә вәгъдә итә дип язылган (Ирмия 29:11). Ул безнең җир шарыбызның оҗмахка әйләнүен, кешеләрнең шатланып һәм табигать афәтләреннән курыкмыйча яшәүләрен тели (Яратылыш 1:28; 2:15; Ишагыя 32:18).

 Аллаһы үз вәгъдәсен Патшалык — Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге күктәге хөкүмәт — ярдәмендә чынга ашырачак (Маттай 6:10). Гайсәнең табигать афәтләрен туктатыр өчен, зирәклеге һәм көче бар. Ул җирдә яшәгән вакытта, табигать көчләре белән идарә итә алганын күрсәткән (Марк 4:37—41). Гайсә — акыллы һәм зирәк идарәче. Ул кешеләрне әйләнә-тирәбез турында кайгыртырга һәм табигать белән гармониядә яшәргә өйрәтәчәк (Ишагыя 11:2). Гайсә идарә итәчәк вакытта кешеләр һава торышының үзгәрүе аркасында башка беркайчан да зыян күрмәячәк.

 Бәлки сезнең «Гайсә кайчан табигать көчләрен контроль астына алачак?» дигән сорауга җавап беләсегез киләдер. Җавапны сез «Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?» дигән мәкаләдә таба аласыз.

Экстремаль шартларда ничек эш итәргә?

 Изге Язмалардагы киңәшләр сезгә афәт башланганчы, афәт вакытында һәм афәттән соң ярдәм итә ала.

  •   Афәт башланганчы: тиз эш итәр өчен, алдан әзерләнегез.

     Изге Язмаларда әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

     Мәгънәсе: Сезнең яшәгән җирдә нинди табигать афәтләре була алганы турында белешегез. Моның ярдәмендә сез тиз эш итеп, гаиләгезне яклый алырсыз.

     Тормыштан мисал. «Урманнар янгыны аркасында тиз генә өйдән китәргә кирәк булган вакытта, без инде әзер идек. Безнең кирәкле әйберләр салынган сумка алдан җыелган иде. Анда дарулар һәм кирәкле кием салынган иде. Бар кеше дә паникада булганга, нәрсә эшләргә һәм үзләре белән нәрсә алырга икәнен аңламый иде. Ә безнең бар кирәклесе яныбызда иде. Мин алдан әзерләнүебезгә шат идем» (Тамара, Калифорния штаты, АКШ).

  •   Афәт вакытында : нәрсә мөһим икәнен истә тотыгыз.

     Изге Язмаларда әйтелә: «Кеше ничек кенә бай булса да аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15).

     Мәгънәсе: Тормыш әйберләрдән кыйммәтлерәк.

     Тормыштан мисал. «„Лавин“ b тайфуны өебезне җимергәч, мин шунда нәрсә эшләргә кирәк икәнен абайламыйча калдым. Әмма бер нәрсәне мин онытмадым: мин шунда ук Йәһвә Аллаһыга эчкерсез догада мөрәҗәгать иттем. Шунда мин без бары тик әйберләрне генә югалтканны аңладым. Иң мөһиме, без барыбыз да исән» (Лесли, Филиппин утраулары).

  •   Афәттән соң: авырлыкларны бер үк вакытта түгел, ә бер-бер артлы хәл итегез.

     Изге Язмаларда әйтелә: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак» (Маттай 6:34).

     Мәгънәсе: Киләчәктә була алган проблемалар турында алдан кайгырмагыз.

     Тормыштан мисал. «„Ирма“ ураганы узып киткәннән соң, безнең өйне су басты. Шул вакытта хәл итәргә кирәк булган күп санлы проблемалар өстебезгә ябырылды. Мин стресска бирелдем. Шулчакта мин Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итәргә булдым: проблемаларны бер үк вакытта түгел, ә чиратлаштырып хәл итәргә. Йәһвә ярдәме белән мин күпкә күбрәкне эшли алганымны аңладым» (Сэлли, Флорида штаты, АКШ).

 Күбрәк гамәли киңәшләрне «Бәла-каза килгәндә тормышны саклый алган адымнар» дигән мәкаләдә табып була.

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — бу Аллаһы исеме (Зәбур 83:18).

b Шулай ук бу тайфунны «Хайма» дип тә атыйлар.