УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Йәһвә Шаһитләре һәм холокост. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Якынча 80 ел элек булган бу коточкыч вакыйгаларны искә алып, сез болай дип сорыйсыздыр: ни өчен Аллаһы холокостның булуына юл куйган?
Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен «Холокост ничек килеп чыккан? Ни өчен Аллаһы аны рөхсәт иткән?» дигән мәкаләдән белеп була.
Еврей халкы холокост корбаннары буларак бик каты газапланган. Миллионлаган еврейләр оештырылган рәвештә үтерелгән булган. Холокост вакытында башка төркем әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр һәм үтергәннәр. Алар арасында Йәһвә Шаһитләре дә булган. Аларны Изге Язмаларга нигезләнгән тәгълиматларны нык тотканнары өчен эзәрлекләгәннәр.
Моның турында күбрәк белер өчен, «Йәһвә Шаһитләре белән холокост вакытында нәрсә булган?» дигән мәкаләне укыгыз.
Матур киләчәккә өмет
Күп кешеләр холокост кебек нәрсә тагын килеп чыгарга мөмкин дип курка. Бәхеткә каршы, Изге Язмаларда андый фаҗигале вакыйгалар булмаячак вакыт турында әйтелә.
«Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә a.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен» (Ирмия 29:11).
Бу өмет, Йәһвә Аллаһы явызлыкны юкка чыгаргач һәм газапларның бар сәбәбен алып куйгач, тормышка ашачак. Менә ул нәрсә вәгъдә итә:
«Явызлар җирдән юк ителәчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).
«Кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).
Үлгән кешеләр җирдә яшәр өчен терелтеләчәк (Яхъя 5:28, 29).
Изге Язмалардагы юанычлы өметкә ышанып була. Ни өчен икәнен белер өчен, без сезне түләүсез Изге Язмаларны өйрәнү курсын үтәргә чакырабыз.
a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).