Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?

Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?

 Сиңа нәрсә белү мөһим

  •   Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кайчак авырлыклар тудыра. Камилсезлек аркасында яхшы дустың, хәтта иң якын дустың үзенең сүзе я эше белән сине рәнҗетергә мөмкин. Әлбәттә, син үзең дә камил түгел. Дөресен генә әйткәндә, синең дә башкаларны рәнҗеткәнең бардыр. Андый чакларны исеңә төшерә аласыңмы? (Ягъкуб 3:2)

  •   Үпкәләүнең сәбәпчесе интернет булырга мөмкин. Мәсәлән, Давид исемле яшүсмер болай ди: «Интернетта берәр дустыңның кичәдә булганын күрсәтүче фотосурәтләрен күрсәң, синең: „Ник мине чакырмадылар?“ — диеп, үпкәли башлавың бар. Шул чакта син, бәлки: „Дустым миңа хыянәт итте“,— дип уйлый башлыйсың һәм күңелсезләнәсең».

  •   Авырлыкларны җайга салып була.

 Син нәрсә эшли аласың

 Үзеңне тикшер. Изге Язмаларда: «Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту акылсызлык билгесе»,— диелә (Вәгазьче 7:9, искәрмә).

 «Кайчак син соңыннан гына аңлый башлыйсың: теге я бу очракта үпкәлисе булмаган да» (Алисса).

 Менә нәрсә турында уйлап кара: син артык нечкә күңелле түгелме? Башкаларның хаталарына түземле булырга өйрәнә аласыңмы? (Вәгазьче 7:21, 22)

 Кичерүнең файдалы якларына игътибар ит. Изге Язмаларда: «Үпкә тотмау [кешене] күркәм итә»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).

 «Үпкәләрлек сәбәбең булса да, кешеләрне чын күңелдән кичерә бел. Башка сүзләр белән әйткәндә, аларның хаталарын кат-кат искә төшермә һәм аларны кат-кат гафу үтенергә мәҗбүр итмә. Бер кичерсәң, мәңгегә оныт» (Маллори).

 Менә нәрсә турында уйлап кара: хәл чыннан да шулкадәр җитдиме? Тынычлык хакына син кешене кичерә аласыңмы? (Көләсәйлеләргә 3:13)

Дустыңның хатасын кат-кат искә төшерү ишекне кат-кат ачып җылы бүлмәгә салкын һаваны кертүгә тиң

 Кешене исәпкә ал. Изге Язмаларда: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез»,— диелә (Филипиялеләргә 2:4).

 «Бер-берсен яратучы һәм хөрмәт итүче дуслар дуслыкны югары бәяли, шуңа күрә аңлашылмаучанлыкларны тизрәк җайга салырга тырышыр. Дуслыкларын саклар өчен, алар күп тырышлыклар куя» (Николь).

 Менә нәрсә турында уйлап кара: син үз дустыңның карашында ким дигәндә берничә уңай якны әйтә аласыңмы? (Филипиялеләргә 2:3).

 Нәтиҗә. Үпкә-рәнҗүләрне яшь чакта тиз онытырга өйрәнсәң, сиңа үсә төшкәч тә башкаларны кичерү авыр булмас. Алайса, нигә бүгеннән үк кичерергә өйрәнмәскә?