Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мәктәпне ташлыйсы бармы?

Мәктәпне ташлыйсы бармы?

 «Туйдым шул мәктәптән!» Андый хисләр сиңа таныш булса, синдә мәктәпне калдыру вәсвәсәсе туарга мөмкин. Шушы мәкаләдә бу авырлыкны чишәр өчен яхшырак юллар тәкъдим ителә.

 Ни өчен кайберәүләр мәктәпне калдыра?

 Экспертлар әйтүенчә, моңа берничә сәбәп бар:

  •   Уку белән бәйле авырлыклар. «Билгеләрем начарлана гына бара».

  •   Ваемсызлык. «Мәктәптә укуның файдасы юк».

  •   Матди авырлыклар. «Миңа, гаиләмә ярдәм итәр өчен, эшләргә кирәк».

 Нәтиҗәләр турында уйла

 Изге Язмаларда болай диелә: «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Нинди сабак алып була? Мәктәпне калдыру турында уйлансаң, моның нәтиҗәләре турында җентекләп уйла.

 Үзеңнән сора:

  •   «Мәктәпне калдырсам, миңа киләчәктә эшне табу авыр булмасмы?»

     «Беркөн сиңа эшкә урнашырга һәм, бәлки, үз гаиләңне тәэмин итәргә туры килер. Күпчелек начальниклар ким дигәндә мәктәпне тәмамлаган кешеләрне алырга тели. Мәктәпне калдырсаң, киләчәктә ничек эшкә урнаша алырсың?» (Юлия)

  •   «Мәктәпне калдырсам, мин киләчәктә авырлыкларны чишә алырмынмы?»

     «Мәктәп сине тормышка әзерли. Син киләчәктә очратачак кешеләр, вәсвәсәләр һәм башкарасы эшләр мәктәптәгеләргә охшаш булыр» (Даниял).

  •   «Мәктәпне калдырсам, киләчәктә минем кирәкле сәләтләрем булырмы?»

     «Мәктәптәге белемнәр сиңа хәзер кулланырлык түгел кебек күренергә мөмкин, ләкин сиңа 23 яшь булганда һәм син үз бюджетыңны төзегәндә, син: „Әле дә мин математиканы өйрәндем“,— дип әйтерсең» (Анна).

 Яхшырак чишү юлы

  •   Ярдәм сора. Изге Язмаларда болай диелә: «Киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә» (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Билгеләрең әллә ни яхшы булмаса, әти, әни, укытучы, репетитор я башка ышанычлы кешедән киңәш һәм ярдәм сора.

     «Авырлыкларың булса, укытучы белән сөйләш. Кайвакыт без авырлык — укытучы үзе дип уйлыйбыз, ләкин еш кына, ярдәм сорап, хәлне яхшыртып була» (Эдвард).

  •   Тулы картинаны күр. Изге Язмаларда болай диелә: «Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак» (Вәгазьче 7:8). Мәктәпне тәмамлагач, синең белемең генә түгел, ә шулай ук кирәкле сәләтләрең һәм сыйфатларың булыр.

     «Үскәч, сиңа, бәлки, сочинение язарга я имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмастыр. Ләкин мәктәптә стресс белән көрәшү сиңа олы чакта авырлыкларны җиңәргә булышыр» (Вера).

    Мәктәпне ташлау көймәдән причалга җиткәнче чыгуга охшаш; синең андый хәлгә каласың килмәстер!

  •   Башка вариантларны карап чык. Изге Язмаларда болай диелә: «Ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Мәктәпне калдыру — бердәнбер чишү юлы дип уйларга ашыкма. Син, бәлки, онлайн уку я өйдә укуны сайлый аласың.

     «Мәктәптә син тырышып эшләргә, авырлыкларны хәл итәргә һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнәсең. Бу дәвамлы файда китерә. Мәктәпне тәмамлау — чыннан да яхшы максат» (Бенджамин).

 Нәтиҗә. Мәктәпне тәмамласаң, син тормышта кирәкле булачак күп нәрсәгә өйрәнерсең.