Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа татуировка ясарга кирәкме?

Миңа татуировка ясарга кирәкме?

 Ни өчен татуировка күпләргә ошый?

 «Минемчә, татуировка — матур сәнгать эше», — дип әйтә Райан исемле егет.

 Башкаларның татуировка ясауга карашлары сиңа да тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, Джиллиан исемле яшүсмер болай ди: «Мәктәптә бергә укыган бер кызның әнисе үлгән иде. Яшүсмер булып киткәч, бу кыз муены артына әнисенең исемен татуировка итеп ясаткан. Миңа калса, андый татуировкалар сөйкемле кебек күренә».

 Тәнеңә мәңгегә татуировканы ясарга теләсәң, максатларың нинди генә булмасын, башта яхшылап уйлан! Үзеңә нинди сораулар биреп була? Изге Язмалардагы нинди принциплар иң акыллы карар кабул итәргә булышыр?

 Нинди сорауларга җавап табарга кирәк?

 Сәламәтлек өчен нинди куркыныч яклар бар? Мейо клиникасының сайтында болай дип әйтелә: «Татуировка ясаганда, тәнне яралыйлар, димәк, берәр инфекция эләгергә мөмкин. Татуировка тирәсендә гранулемалар дип аталган төерләр барлыкка килә ала. Татуировка ясау аркасында шулай ук келоидлар барлыкка килергә мөмкин. Келоидлар — тәндәге яра җөенә охшаш эзләр». Өстәвенә, бу сайтта болай диелә: «Татуировка ясар өчен инструментларда берәр чирле кешенең каны калган булса, сезгә кан аша күчә торган берәр чир йога ала».

 Бу абруеңа ничек тәэсир итәр? Бу сиңа ошыймы, юкмы, тышкы кыяфәтең буенча синең турында күп нәрсә белеп була. Тышкы кыяфәтең я җитлеккән булуыңны, я әле бала булуыңны ачыклый, синең җаваплы кеше булуыңны, я ышанычсыз икәнеңне күрсәтә. «Берәр кешедә татуировка күргәндә, мин шунда ук бу кешене эчкән һәм типтереп яшәргә яраткан кешеләр арасына кертәм»,— дип әйтә Саманта исемле яшүсмер.

 18 яшьлек Мелани башка якка игътибар итә: «Минемчә, татуировкалар үз матурлыгыңны яшерә. Татуировка ясаткан кеше үзенең чынлыкта кем булуын күрсәтергә теләми, шуңа күрә, татуировка ясап, ул чын йөзен яшерә кебек күренә».

 Татуировка сиңа һәрвакытта да ошармы? Вакыт узу белән кешенең тазаруы я картая баруы аркасында татуировкасы сузылырга һәм ямьсезләнергә мөмкин. «Мин дистәләгән ел элек татуировка ясаткан кешеләрнең татуировкалары ниндигә әйләнә икәнен күрдем. Аларның татуировкалары әллә ни матур күренми»,— дип әйтә Джозеф исемле яшь кеше.

 «Татуировка рәсеме инде актуаль булмаска мөмкин,— дип әйтә 21 яшьлек Аллен.— Кеше өчен бүген нәрсәдер әһәмиятле, ә вакыт узу белән бу аның өчен инде мөһим түгел».

 Аллен хаклы. Кешеләр олыгая бара, кызыксынган нәрсәләргә карашлары һәм омтылышлары үзгәрә, ләкин татуировка үзгәрми кала. «Татуировка үз акылсызлыгым турында исемә төшерәчәк. Минем соңрак үкенерлек эшләр санына татуировка ясауны өстисем килми»,— дип әйтә Териза исемле яшь хатын-кыз.

 Изге Язмалардагы нинди принципларны кулланып була?

 Җитлеккән кеше берәр карарны кабул итәр алдыннан бар якларын исәпкә ала (Гыйбрәтле сүзләр 21:5; Еврейләргә 5:14). Шуңа күрә татуировкалар ясауга кагылышлы кайбер принципларны Изге Язмалардан карап чык.

  •  Көләсәйлеләргә 3:20: «Балалар, ата-анагызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз, чөнки бу Хуҗабызны сөендерә».

      Әти-әниең белән яшәсәң, ләкин аларны тыңламасаң, бу нинди нәтиҗәләргә китерә ала?

  •  1 Петер 3:3, 4: «Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр яки кием кебек тышкы матурлык түгел, ә эчке матурлык — тыныч һәм юаш рухның мәңге сулмас матурлыгы булсын».

      Синеңчә, ни өчен Изге Язмаларда «эчке матурлыкка» шулкадәр зур басым ясала?

  •  1 Тимутигә 2:9: «Хатын-кызлар... үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм тиешле кием белән [бизәсеннәр]».

      «Тыйнаклык» дигән сүзнең мәгънәсе нинди? Ни өчен тыйнаклык татуировкаларга караганда матуррак?

  •  Римлыларга 12:1: «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып, аңа изге хезмәт башкарырсыз».

      Үз тәнең белән нәрсә эшләгәнең Аллаһы өчен мөһим дип әйтеп була. Ни өчен?

 Бу бар якларны исәпкә алып, күп кенә кеше татуировкаларны ясамаска булган. Алар татуировкалардан яхшырак нәрсәне тапкан. Югарыда искә алынган Териза болай ди: «Берәр шигарь я гыйбарә сиңа ошый икән, шул сүзләр буенча яшә, я, берәр кеше синең өчен мөһим икән, аңа моның турында әйт. Татуировка ясар урынына үз карашларың буенча яшә».