Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа көчләү турында нәрсә белергә кирәк? (2 өлеш. Дәвалану)

Миңа көчләү турында нәрсә белергә кирәк? (2 өлеш. Дәвалану)

 Гаеп хисен ничек җиңәргә

 Әхлаксыз кешеләрдән зыян күргән кешеләр үзләре белән булган хәлдән бик ояла. Алар үзләрен хәтта гаепле дип хис итәргә мөмкин. Карен исемле кызга 19 яшь. 6 яшьтән алып 13 яшькә хәтле ул азгын кешедән зыян күргән. Ул болай ди: «Миңа гаеп хисе белән көрәшү иң авыры. Мин үземнән: „Ничек мин шулкадәр күп вакыт аздыруга юл куйганмын?“ — дип сорыйм».

 Син дә андый хәлгә эләккән булсаң һәм үзең турында шулай ук уйласаң, аста китерелгәнне карап чык:

  •   Балалар физик яктан да, эмоциональ яктан да җенси мөнәсәбәтләргә әзер түгел. Алар бу мөнәсәбәтләрнең нәрсә икәнен аңламый һәм шуңа күрә аңлы рәвештә үз ризалыгын бирә алмый. Димәк, баланы җенси мөнәсәбәтләргә тартсалар да, бала моңа гаепле түгел.

  •   Гадәттә балалар олы кешеләрнең сүзләренә шикләнми һәм азгын кешеләрнең мәкерле алдауларына җиңел генә ышанып китә. Моның аркасында балаларга куркыныч яный. Балаларны аздыручылар — иң оста алдакчылар. «Саф булырга хокук» дигән китапта: «Балалар аларның мәкерле ниятләрен танып ала алмый»,— дип языла («The Right to Innocence»).

  •   Баланы көчләгәндә, аның җенси теләге уянырга мөмкин. Әгәр синең очрагыңда да андый хәл булган икән, шуны бел: бу тәннең билгеле бер кагылуга табигый реакциясе, кеше үзе моңа тәэсир итә алмый. Бу син үз ризалыгыңны бирдең һәм, димәк, гаепле дигәнне аңлатмый.

 Киңәш: Син азгын кешеләрдән зыян күргәндә, сиңа ничә яшь булган? Хәзер шул ук яшьтәге балаларга кара һәм уйла: бу баланы хәзер аздырсалар, аның үзен гаепләү дөрес булыр идеме?

 Карен өч баланы караганда, моның турында уйланган. Бу балаларның берсенә алты яшь диярлек булган. Нәкъ шул яшьтән алып Карен җенси бозыклыкның корбаны булып киткән булган. Карен болай ди: «Мин шул яшьтәге балаларның никадәр ышанучан булуларын күрдем. Мин дә ул яшьтә ышанучан идем».

 Факт: Сиңа каршы кылган бар явызлык өчен бөтен гаеп азгын кешедә ята. Изге Язмаларда: «Явызның явызлыгы да аның үзенә генә исәпләнер»,— дип әйтелә (Йәзәкил 18:20).

 Башкаларга сөйләү файдасы

 Үзең ышанган олы кешегә барысын сөйлә. Бу сиңа булыша ала. Изге Язмаларда: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 Әлбәттә, сиңа моның турында бөтенләй әйтмәскә җиңелрәктер. Бәлки, беркемгә бернәрсә дә әйтмәү сине стена кебек башка газаплардан яклыйдыр. Әмма дәшмәү сине авыртудан якласа да, шул ук вакыт ярдәм дә алырга комачаулый.

Дәшмәү сине авыртудан якласа да, шул ук вакыт ярдәм алырга комачаулый

 Джанет исемле яшь хатын-кызга башкалар белән сөйләшү булышкан. «Мине ышанычлы һәм үзем яхшы белгән кеше аздырган иде. Мин моны еллар буе үземдә тоттым. Әмма бер көнне мин әнием белән сөйләштем. Җилкәләремнән авыр йөк төшкәндәй булды»,— ди ул.

 Үткәнне искә төшереп, Джанет ни өчен кешеләр сөйләүдән кыенсына икәнен аңлаган. «Башкаларның үзеңне аздырганнары турында сөйләү бик кыен,— ди ул.— Мин шуны күрдем: дәшмичә газаплану бик авыр, һәм бу проблеманы хәл итми. Иртәрәк сөйләсәм иде».

 «Дәваланырга вакыт»

 Сиңа кичерергә туры килгән вакыйгалар синдә үзең турында дөрес булмаган фикерләр тудыргандыр. Мәсәлән, мондый: мин булдыксыз һәм яраксыз, мин башкаларның җенси теләкләрен канәгатьләндерергә генә тиеш. Хәзер «дәваланырга вакыт» җитте, һәм сиңа андый ялган карашлардан арынырга кирәк (Вәгазьче 3:3). Сиңа нәрсә ярдәм итә ала?

 Изге Язмаларны өйрәнү. Изге Язмаларда язылган Аллаһының фикерләре «ныгытмаларны җимерә», шул исәптән үзең турында дөрес булмаган фикерләреңне дә (2 Көринтлеләргә 10:4, 5). Китерелгән шигырьләрне укып чык һәм уйлан: Ишагыя 41:10; Ирмия 31:3; Малахи 3:16, 17; Лүк 12:6, 7; 1 Яхъя 3:19, 20.

 Дога. Син үзеңне булдыксыз яки гаепле хис иткәндә, догада «кайгыларыңны Ходайга сал» (Зәбур 54:22). Йәһвә һәрвакыт синең белән!

 Җыелыш өлкәннәре. Бу мәсихче ир-атлар «җилдән яшеренер урын кебек, давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр» өчен өйрәтелгән (Ишагыя 32:2). Алар сиңа үз-үзеңә дөрес карарга һәм алга таба да тормышыңны төзергә булышыр.

 Яхшы аралашу. Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгән ир-атларга һәм хатын-кызларга игътибар ит. Алар бер-берсе белән ничек мөгамәлә итә? Вакыт узу белән син шуны күрерсең: көче һәм хакимлеге булган кайбер кешеләр, башкаларны яратабыз дисәләр дә, аларны түбәнсетә, әмма һәр кеше дә андый түгел.

 Таня исемле яшь хатын-кыз бу мөһим хакыйкатьне бөтен йөрәге белән кабул итәргә тырыша. Бала чагыннан аны төрле азгын кешеләр үз максатлары өчен кулланган. «Мин аеруча кадерләгән ир-атлар миңа газаплар китерде»,— ди ул. Ләкин вакыт үткәч, Таня ир-атларның чын ярату күрсәтә алуын күргән. Ничек итеп?

 Таня Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгән ирле-хатынлы белән аралаша башлаган, һәм аның карашы үзгәргән. Шул ир-атка карап, мин бөтен ир-атлар да азгын дигән фикердән арындым. Бу ир-ат үз хатынын яклаган иде. Аллаһы нияте буенча шулай булырга тиеш тә» a (Эфеслеләргә 5:28, 29).

a Сезнең хроник депрессия, ашау ягыннан проблемалар, үз-үзеңне яралау гадәте, йоклау белән авырлыклар яки үз-үзенә кул салу фикерләре булса яисә сез наркотиклар һәм моңа охшаш матдәләрне куллансагыз, профессиональ табибларга мөрәҗәгать итү акыллы булыр.