Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сак булыгыз: секстинг!

Сак булыгыз: секстинг!

 Секстинг. Нәрсә ул?

 Секстинг — кесә телефоны ярдәмендә сексуаль СМСлар, фотографияләр я видеороликлар җибәрү. «Безнең көннәрдә бу инде гадәти хәл булып китте,— дип сөйли бер ир-ат.— Башта бер-береңә СМСлар җибәрәсең, ә соңыннан бер-береңә „кызык“ фотолар җибәрә башлыйсың».

 Ни өчен кешеләр үзләрен шулай тота? Бер юрист «Нью-Йорк таймс» газетында болай дип язган: «Телефоныңда кызыңның я егетеңнең шәрә килеш төшерелгән фотосы булса, һәр кеше син җенси яктан актив тормыш алып барасың дигән нәтиҗә ясый... Бу суырып үбүдән калган эз кебек, әмма эз үзе электрон формада кала». Бер кыз секстингны «куркынычсыз секс» дип атый, «чөнки бу бала узуга да китерми, җенси юллар аша күчә торган чирләр дә йоктырмый».

 Яшүсмерләр секстинг белән башка сәбәпләр аркасында да шөгыльләнә:

  •   берәрсе белән танышасың килсә, аның белән флирт кылып алып була;

  •   сиңа яшермичә андый фото җибәргәннәр икән, димәк сиңа да шундый ук җавап кайтарырга кирәк.

 Секстинг китергән зыян

 Андый фотографияңне бер җибәрсәң, ул бәйдән ычкынган эт сыман теләсә кайсы «бакчага» кереп сиңа зыян китерә ала һәм син хәлне инде берничек үзгәртә алмыйсың. «Берәр кешенең хатасы яки бозык тәртибе турында хәбәр аеруча безнең көннәрдә тиз таралыр өчен уңай шартлар булдырылган»,— дип сөйли секстинг турындагы докладның авторы Аманда Ленхард (Америка тикшерү үзәгенең өлкә фәнни хезмәткәре).

 Кайберәүләр

  •    Шәрә килеш төшерелгән фотоларны үз дусларының күңелен табар өчен аларга җибәргән.

  •    Кызы ташласа, үч итеп аның сексуаль фоторәсемнәрен башкаларга җибәргән.

 СИН БЕЛӘСЕҢМЕ? Берәр кешенең шәрә килеш төшерелгән фотосын башкаларга җибәрү күп кенә очракаларда балаларны азгынлыкка тарту я бала порнографиясен тарату кебек җинаять дип санала. Кайбер яшьүсмерләр секстинг аркасында җенси җинаятьтә гаепләнгән булган.

 Изге Язмаларның карашы

 Изге Язмаларда никахтагы ир белән хатын гына җенси мөнәсәбәтләргә кереп бер-берсенә рәхәтлек китерә ала дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 5:18). Анда никахка кермәгән ике кеше арасындагы тәртип нинди булырга тиеш икәне дә әйтелә. Мондый принциплар турында уйлан:

  •   «Арагызда фахишәлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын. Шулай ук оятсыз тәртип тә, ахмак сөйләшүләр дә, әдәпсез мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми» (Эфеслеләргә 5:3, 4).

  •   «Шуңа күрә фахишәлек, нәҗеслек, җенси нәфес, зарарлы теләк һәм... комсызлык тудыра торган әгъзаларыгызны үтерегез» (Көләсәйлеләргә 3:5).

 Бу шигырьләрдә фахишәлек кенә начар дип түгел, ә азгын тәртипнең һәркайсы төрен үз эченә алган «нәҗеслек» тә һәм «җенси теләк тә» әхлаксыз эш дип әйтелә. (Монда «җенси теләк» никахтагы табигый хисләр түгел, ә әхлаксызлыкка китерә торган азгын теләк).

 Үзеңә мондый сораулар бир:

  •   Ни өчен берәр кемнең шәрә килеш төшкән фотосын җибәрү бу «нәҗеслек»?

  •   Секстинг ничек итеп бозык «җенси теләк» уята?

  •   Ни өчен кешенең шәрә килеш төшерелгән фотоларын карау һәм тарату «зарарлы теләк»?

 Түбәндә китерелгән Изге Язмалар өзекләрендә секстингтан качар өчен тагын да җитдирәк сәбәпләр китерелә.

  •   «Аллаһы үзеңне хупласын өчен, шулай ук [син]... эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булсын өчен, бар көчеңне куй» (2 Тимутигә 2:15).

  •    «Сез нинди кеше булырга тиеш соң, шуның турында уйлагыз! Сез изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш» (2 Петер 3:11).

 Бу шигырьләрдән күренгәнчә, әхлакый сафлыгыңны саклау яхшы җимешләр китерә. Тәртибең мактауга лаек булса, соңрак үкенерлек эшләр кылмассың (Гәләтиялеләргә 6:7).

 Үзеңнән сора:

  •    Мин нинди кеше?

  •    Берәр кешенең репутациясен бозасым киләме?

  •    Башкаларны рәнҗетә торган нәрсәләр мине сөендерәме?

  •    Секстинг үземә нинди зыян китерә ала?

  •    Аның белән шөгыльләнеп әти-әнием белән мөнәсәбәтләргә нинди зыян китерермен?

 ТОРМЫШТАН ОЧРАК. «Бер дустым яшеренеп бер егет белән очрашып йөргән. Ул егетенә үзен шәрә килеш төшереп фотосын җибәрде, ә егет аңа үзенекен җибәрде. Бер-ике көн үткәч кызның әтисе аның телефонын тикшергән һәм шул фотоны күргән. Әтисенең күңеле кырылган һәм ул кызы белән сөйләшеп алган. Дустым барысын да сөйләп биргән. Ул кылганына үкенсә дә, әти-әнисенә бик зур кайгы китерде. Хәзер алар үз кызларына шикләнеп карый».

 Хакыйкать: секстинг аны җибәрүчене дә, аны караучыны да нәҗесли. Бер кызны секстингка егете котырткан. «Миңа шулкадәр җирәнгеч иде, үз-үземне нәфрәт итә идем»,— дип сөйли шул кыз.

 Секстинг күп яклардан зыян китерә һәм хәтта закон ягыннан да кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмалардан алынган мондый принципларны тотып яшә:

 Син нәрсә эшләрсең?

 Бер очракка игътибар ит. Джанет сүзләрен укы һәм берәр вариантны сайла.

 «Мин бер егет белән таныштым, һәм без телефон номерлары белән алмашындык. Бер атна да узмады, ул миңа бикини киеп төшерелгән фотомны җибәрергә тәкъдим итте» (Джанет).

 Джанетка нәрсә эшләргә? Син нәрсә эшләр идең?

  •  ВАРИАНТ А. «Бер караганда, без пляжга барсак ул барыбер мине купальникта күрәчәк».

  •  ВАРИАНТ Б. «Нәрсәгә кирәк микән бу аңа? Фотоны җибәрим дә, барысы ачыкланыр».

  •  ВАРИАНТ В. «Бу егетнең башында бер уй гына. Бу СМСны бетереп ташлыйм».

 Соңгы вариант буенча эш итү иң акыллы адым булыр иде, шулай бит? Изге Язмаларда: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, бәлагә юлыга»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

 Бу очрак шуны күрсәтә: секстинг һәм башка акылсыз адымнарга дусларны сайлый белмәү китерә. Шуңа күрә үзеңнән: «Мин дуслар сайлый беләмме?» — дип сора (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Сара исемле бер яшь хатын болай ди: «Бозык тәртипне түзеп тормаячак кешеләр белән аралашыгыз». Делия исемле башка бер яшь хатын, моның белән ризалашып, болай ди: «Үзләрен дус дип санаган кайбер кешеләр сиңа әхлакый саф тормыш алып барырга булышыр урынына, азгынлыкка тарталар. Алар Аллаһы законнарын бозып торса, бу сине дә шулай эшләргә котыртып торачак. Нәрсәгә кирәк бу сиңа?»