Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Өй эшләрем муеннан булганда

Өй эшләрем муеннан булганда

 «Төнге сәгать бергә кадәр өй эшен әзерләп кара әле. Үлеп йоклыйсы килә!» (Давид)

 «Кайвакыт мин өй эшен иртәнге сәгать 4:30 га кадәр әзерли идем, ә инде сәгать 6 да уянып, мәктәпкә бара идем. Акылга сыймаслык!» (Тереза)

 Сиңа да өй эшең бетерерлек түгел дип тоеламы? Бу мәкалә сиңа өй эшеңне үз вакытында эшләргә булышыр.

 Ни өчен укытучылар өй эше бирә?

 Өй эше сиңа мондый яклардан файда китерә:

  •   белемнәреңне киңәйтә

  •   сине җаваплы булырга өйрәтә

  •   вакытны дөрес куллану сәләтеңне шомарта

  •   мәктәптә өйрәнгәннәреңне үзләштерергә ярдәм итә a

 «Өй эше биргәндә, укытучылар балаларның белгәннәрен куллануларын тели. Аларның белемнәр укучыларның бер колагына кереп икенчесеннән чыкмаганмы икәнен тикшерәсе килә» (Мэри).

 Математика һәм башка фәннәр авырлыкларны хәл итү сәләтеңне шомарта. Белгечләр әйтүенчә, бу миебездә яңа бәйләнешләр тудыра һәм аларны ныгыта. Өй эше ми өчен күнегү булып тора.

 Ничек кенә булмасын, өй эше — тормышның аерылгысыз өлеше. Әмма яхшы хәбәр дә бар: күпме өй эше биреләчәк икәненә тәэсир итә алмасаң да, син аны тизрәк үтәргә өйрәнә аласың. Ничек итеп? Әйдә, белик.

 Файдалы киңәшләр

 Өй эшеңне үтәү авырлыклар тудырса, бәлки, моны хәл итәр өчен, күбрәк түгел, ә акыллырак эш итәргә кирәктер. Киләсе киңәшләрне кулланып кара.

  •   1 нче киңәш: алдан планлаштыр. Изге Язмаларда болай диелә: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Бар кирәкле әйберләр кул астында булсын, шулай итеп син аларны эзләр өчен вакытны сарыф итмәссең.

     Өстәвенә, игътибарың читкә юнәлмәсен өчен, тыныч урынны сайла. Кайберәүләргә өйдә тыныч, якты бүлмәдә эшләү ошый. Башкаларга бүтән җирдә, мәсәлән китапханәдә, эшләү уңайлырак.

     «Блокнотта я календарьда планнарыңны язып кую вакытны акыл белән кулланырга ярдәм итәр. Кайчан нинди эшне башкарырга кирәк икәнен күреп торсаң, тормышыңда стресс азрак булыр» (Ричард).

  •   2 нче киңәш: эшеңне оештыр. Изге Язмаларда болай диелә: «Барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 Көринтлеләргә 14:40). Нәрсәне башта, ә нәрсәне аннары башкарачагыңны хәл ит.

     Кайберәүләргә башта иң авыр эшне эшләү ошый. Ә башкаларга башта җиңел эшләрне бетерү күбрәк ошый, чөнки бу аларга шатлык бирә һәм калган эшләрне бетерер өчен көч өсти. Үзең өчен кайсы тәртип яхшырак икәнен хәл ит.

     «Һичшиксез, эшләрнең исемлеген төзү бик булыша: син кайчан һәм нәрсә эшләргә тиешлегеңне беләсең. Ул чакта бөтенесе контроль астында була һәм өй эше инде алай куркытмый» (Хейди).

  •   3 нче киңәш: планлаштырган эшләреңне башкар. Изге Язмаларда болай диелә: «Эшчән булыгыз, ялкауланмагыз» (Римлыларга 12:11). Өй эшеңне ясарга тиеш вакытта син, бәлки, башка эш белән шөгыльләнергә теләрсеңдер. Ләкин алай эшләмә.

     Вакытны сузучы кешеләр үз эшләрен вакытында тәмамламый я соңгы мизгелдә башкара. Нәтиҗәдә, сыйфаты, гадәттә, зыян күрә. Өй эшеңә мөмкин кадәр тизрәк тотынсаң, син кирәксез борчылудан һәм стресстан качарсың.

     «Өй эшемне мәктәптән кайткач ук ясаганда һәм берәр проектка аны алгач ук тотынганда, миңа соңрак аның турында борчыласы юк иде, башка эшләрем дә зыян күрми иде» (Серина).

     ТӘКЪДИМ: өй эшеңне һәр көн бер үк вакытта эшлә. Бу гадәтеңә кереп китәр һәм сиңа эзлекле булырга булышыр.

  •   4 нче киңәш: бөтен игътибарыңны эшкә тупла. Изге Язмаларда болай диелә: «Карашың алга төбәлгән булсын» (Гыйбрәтле сүзләр 4:25). Игътибарың башка нәрсәләргә, аеруча электрон җайланмаларга юнәлмәсен.

     Интернетны карау һәм башкалар белән язышу аркасында, өй эшенә икеләтә күбрәк вакыт китәргә мөмкин. Ләкин бөтен игътибарны өй эшенә тупласаң, синең күбрәк буш вакытың калыр һәм стресс азрак булыр.

     «Телефон, компьютер, уен приставкасы һәм телевизор аркасында игътибарны эшкә туплау бик авыр. Шуңа күрә мин янымда булган бар девайсларны сүндерәм» (Джоэл).

  •   5 нче киңәш: бер чиктән икенче чиккә ташланма. Изге Язмаларда болай диелә: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5). Кирәкле вакытта тәнәфесләр ясасаң, өй эше азрак стресс тудырыр. Урамда җәяү я велосипедта йөреп ал я йөгереп ал.

     Өй эшең һаман да бетерерлек түгел кебек тоелса, укытучыларың белән сөйләшеп ал. Алар синең чыннан да кулдан килгәнне эшләвеңне күрсә, бәлки, кайбер үзгәрешләр ясар.

     «Өй эше җан тынычлыгыгызны урламасын. Кулыгыздан килгәнне эшләгез. Өй эше аркасында сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз» (Джулия).

 Үзеңнән сора:

  •   Өй эшемне ясар өчен, миңа нәрсәләр кирәк булачак?

  •   Өй эшемне эшләү кайчан яхшырак булыр?

  •   Бар игътибарны эшкә тупларга миңа кайда җиңелрәк булыр?

  •   Вакытны сузмаска миңа нәрсә булышыр?

  •   Нинди әйберләр, игътибарымны читкә юнәлтеп, вакытымны урлый ала?

  •   Игътибарым читкә юнәлмәсен өчен, мин нәрсә эшли алам?

  •   Өй эшем турында әйткәндә, миңа бер чиктән икенче чиккә ташланмас өчен, нәрсә эшләргә?

 МӨҺИМ ИСКӘ ТӨШЕРҮ: нәрсә эшләргә кирәклеген аңладыңмы икәнен тикшер. Сорауларың булса, аларны укытучыңа сыйныфтан киткәнче бир.

a Джинн Шуммның «Мәктәп көче» китабыннан («School Power»).