Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Йөрешү (1 нче өлеш). Мин йөрешүгә әзерме?

Йөрешү (1 нче өлеш). Мин йөрешүгә әзерме?

 Йөрешү нәрсә ул?

 Кайбер кеше йөрешүгә җитди карамый, алар өчен бу күңел ачу кебек кенә. Ләкин бу мәкаләдә «йөрешү» башкарак мәгънә йөртә. Йөрешү — кыз белән егетнең, алар бер-берсе өчен тиешле, яхшы тормыш иптәше булырмы икәнен белер өчен, бергә үткәргән вакыты. Шулай итеп, йөрешүнең максаты бар. Бу башка җенестәге кешенең үзеңә игътибар итүенә шатланып йөрү генә түгел.

 Вакыт узу белән, йөрешкән кыз белән егет я өйләнәчәк, я үз романтик мөнәсәбәтләрен өзәчәк. Йөрешә башлаганда син йөрешү шундый ике төрле нәтиҗәгә китерергә мөмкин икәнен исеңдә тотарга тиеш.

 Нәтиҗә. Үзеңне йөрешүгә әзер дип санасаң, үзеңне никахка керергә әзер кеше дип тә сана.

Берәрсе никахка керергә максаты булмыйча йөрешсә, эшкә урнашырга теләмәгән, әмма эшкә алучы белән собеседованиягә барган кешегә охшаш.

 Син йөрешүгә әзерме?

 Йөрешүегез никах белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә никахтагы мөнәсәбәтләргә файда я зыян китерә алган сыйфатларың турында уйлан. Мәсәлән, мондый якларга игътибар ит:

  •   Гаиләгездәге мөнәсәбәтләр. Әти-әниеңә, туганнарыңа синең мөнәсәбәтең нинди? Аеруча берәр авыр хәл туса, син үзеңне ничек тотасың? Андый сораулар ярдәмендә үз тормыш иптәшең белән үзеңне ничек тотачаксың икәнен белерсең.

     Изге Язмалардагы принцип. «Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз» (Эфеслеләргә 4:31).

     Үзеңә мондый сорау бир: «Әти-әнием, туганнарым мин алар белән үземне хөрмәт белән тотам дип әйтер идеме? Аларның берәрсе белән каршылыклар туганда мин аның белән тыныч кына сөйләшә аламмы я минем ачуым чыгамы һәм мин бәхәсләшә башлыйммы?»

    Әти-әниең белән туган каршылыкларны җайга сала белмәсәң, тормыш иптәшең белән аларны хәл итә алырсыңмы?

  •   Фидакарьлек рухы күрсәт. Никахлашканнан соң, сиңа инде үз тормыш иптәшеңнең теләкләрен исәпкә алырга кирәк булачак. Еш кына үз теләгеңне «корбан итәргә» кирәк булыр.

     Изге Язмалардагы принцип. «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24).

     Үзеңә мондый сорау бир: «Мин һәрвакыт минемчә генә булсын дип үзсүзләнеп тормыйммы? Мине юл бирүчән кеше дип саныйлармы? Үземә түгел, ә башкаларга файда эзләвем күренеп торамы?»

  •   Басынкылык. Акыл белән эш итүче тормыш иптәше үз хаталарын таный һәм гафу үтенә.

     Изге Язмалардагы принцип. «Барыбыз да еш кына хаталар кыла» (Ягъкуб 3:2, искәрмә).

     Үзеңә мондый сорау бир: «Мин чыннан да үз хаталарымны таныйммы, я мин аларны аклар өчен сәбәп табаммы? Берәрсе миңа яхшы киңәш биргәндә минем үпкәләү гадәтем юкмы?

  •   Акчага кагылышлы бәхәсләр. Акча тотуга җитди караш белән карагыз, шулай итеп бәхәсләр санын киметерсез.

     Изге Язмалардагы принцип. «Әйтик, берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28).

     Үзеңә мондый сорау бир: «Мин акчаны акыл белән тотаммы я миңа еш кына бурычка керергә туры киләме? Акча тотуга җитди караганымны мин ничек күрсәтә алам?»

  •   Рухи сәламәтлек. Син Йәһвә Шаһите икән, алайса син Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнәсең һәм җыелыш очрашуларына йөрисең.

     Изге Язмалардагы принцип. «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).

     Үзеңә мондый сорау бир: «Үземнем рухилыгым турында кайгыртыр өчен мин тырышлыклар куяммы? Гыйбадәт кылу белән бәйле бар нәрсә тормышымда беренче урында торамы, я мин башка эшләргә беренче урынга күчәргә рөхсәт итәмме?»

 Нәтиҗә. Син үзеңә тормыш иптәше итеп сайлаган кеше яхшы тормыш иптәшенә лаек. Син андый яхшы тормыш иптәше булыр өчен тырышлык куйсаң, шундый ук тырышлык куйган тормыш иптәшенә ия булырсың.