Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Минем турында ләчтит саталар. Нәрсә эшләргә?

Минем турында ләчтит саталар. Нәрсә эшләргә?

 Ни өчен бу борчый?

 Кайберәүләр начар ниятләрдән чыгып синең турында сөйләргә мөмкин. Мәсәлән, аларның синең репутацияңне бозасылары килгәнгә синең турында ялган таратырга мөмкин. Әмма андый сүзләр әллә ни яман булмаса да, бу сиңа ошамас, аеруча бу сүзләрне синең ышанычлы кешең таратып йөрсә! (Мәдхия 54:13—15).

 «Минем бер дустым, миңа сиздермичә генә, башка кешеләрнең хисләрен исәпкә алмыйм дип мине гаепләп йөргән. Моны ишетү бик авыр булды! Аның минем турында алай сөйләп йөргәнен һич тә аңламадым» (Эшлей).

 Факт: ләчтит сатып йөрүче якын дус та я таныш кеше дә булырга мөмкин. Кем генә булмасын, аларның синең турында юньсез нәрсәләр сөйләп йөрүе шатлык өстәми.

 Начар хәбәр: кайвакыт син моны туктата алмыйсың

 Кешеләрнең ләчтит сатып йөрер өчен күп кенә сәбәпләре булырга мөмкин. Шул исәптән:

 Эчкерсез кызыксыну. Кешеләр аралашырга ярата, шундый итеп алар яратылган. Шуңа күрә без бер-беребез белән (һәм бер-беребез турында) сөйләшергә яратабыз. Изге Язмаларның үзендә дә «башкалар турында да уйлап яшәгез» дип әйтелә (Филипиялеләргә 2:4).

 «Сөйләшүләр өчен иң кызыклы тема — кешеләр үзләре!» (Бьянка).

 «Башкалар турында яңалыклар ишетеп тору һәм аннан соң аларны дусларыма сөйләү һәрвакыт кызык. Белмим ни өчен, ләкин миңа бу ошый» (Кати).

 Башка эшләре юк. Изге Язмалар язылган заманда да «буш вакытларын берәр нинди яңа нәрсә турында сөйләп яки тыңлап үткәрергә» яратучы кешеләр булган (Рәсүлләр 17:21). Шул заманнан бер нәрсә дә үзгәрмәгән!

 «Тормыш үз уңаеннан ашыкмыйча гына барса, кешеләр сөйләшер өчен тема булсын дип үзләре берәр шаккатыргыч яңалык уйлап чыгара» (Джоанна).

 Үзләрен ышанычлырак хис итәр өчен. Изге Язмаларда кеше «үзен башка берәү белән чагыштырмасын» дигән яхшы киңәш язылган (Гәләтиялеләргә 6:4). Кызганычка каршы, кешеләр, үзләрен ышанычлырак хис итәр өчен, башкалар турында кара гайбәт сатып йөри.

 «Кара гайбәт сатып йөрүченең сүзләре аның үзен фаш итә. Андый кешеләр еш кына башкаларның уңышларыннан көнләшеп алар турында гайбәт тарата башлый. Шулай итеп аларның үзләрен яхшырак кеше итеп күрсәтәсе һәм үзләрен тормышта ышанычлырак хис итәсе килә» (Фил).

 Факт: ошармы бу сиңа юкмы, кешеләр барыбер башкалар турында, шул исәптән синең турында да, сөйләп йөриячәк.

 Яхшы хәбәр: моның белән көрәшеп була

 Кеше авызын томалап булмый, әмма кешенең сүзен игътибарсыз калдыру кулдан килә торган эш. Үзең турында төрле имеш-мимешләр таратып йөрүләрен ишетсәң аста китерелгән ике киңәшнең берсен сайла:

 1. Андый имеш-мимешләргә колак салма. Күп кенә очракларда кеше тараткан сүзгә, аеруча бу әллә ни мөһим булмаса, игътибар итмәү иң яхшы юл. Изге Язмалардагы киңәшне тот: «Рәнҗергә ашыкма» (Вәгазьче 7:9).

 «Мин имеш ниндидер егет белән очрашам дигән сүз тарала башлагач, мин рәхәтләнеп көлеп алдым, минем бит ул егетне хәтта күргәнем дә юк иде!» (Элис).

 «Кешеләр сине яхшы яктан белсә, төрле имеш-мимешләр әзрәк таралыр. Синең турында берәрсе нәрсәдер сөйли башласа да, бик сирәк кеше генә моңа ышаныр. Сине яхшы яктан белгән кешегә яман хәбәр тәэсир итмәс» (Алисон).

 Киңәш. Бер кәгазь ал да 1) үзең турында кешеләр тараткан хәбәрне язып куй, шуннан соң 2) үз хисләреңне яз. «Эчтән генә әйтәсен әйтеп бетерсәң» сиңа җиңелрәк булып китәчәк (Мәдхия 4:4).

 2. Имеш-мимеш таратучы кеше белән сөйләшеп ал. Кайбер очракларда син андый имеш-мимешләр бик җитди һәм кеше белән сөйләшеп алырга кирәк дигән нәтиҗәгә килерсең.

 «Андый кешеләр белән сөйләшеп алсаң, алар сабак алыр һәм имеш-мимешләре үз җимешен китерә икәнен күрер. Сөйләшеп алу шулай ук туган хәлне җайга салырга һәм проблеманы хәл итәргә булыша» (Элис).

 Имеш-мимеш таратучы белән сөйләшеп алыр алдыннан Изге Язмалардан китерелгән принципларны карап чык һәм шунда ук бастырылган сорауларны үзеңә бир.

  •   «Сүзне тыңлап бетермичә җавап бирүче һәркем ахмак була» (Гыйбрәтле сүзләр 18:13). «Миңа барысы да билгелеме? Бәлки, миңа бу хәл турында сөйләп бирүче берәр нәрсәне аңлап бетермәгәндер?».

  •   «Һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә һәм ярсырга ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19). «Имеш-мимеш таратучы белән сөйләшеп алу хәзер уңайлырак булырмы я соңракмы? Булган хәлгә аек караш белән карыйммы я хисләргә бирелмичә эш итәр өчен әз генә көтеп алыргамы?

  •   «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12). «Аның урынында үзем булсам, үземә нәрсә эшләүләрен теләр идем? Сөйләшүнең кайда үтүен теләр идем? Нинди сүзләр һәм тон иң яхшы булыр иде?»

 Киңәш. Кеше белән сөйләшеп алыр алдыннан, кәгазь ал да әйтәчәк сүзләреңне язып куй. Бер-ике атна үтсен, шуннан соң укып чык. Берәр нәрсәне үзгәртәсе юкмы? Бу хәл турында әти-әниең я җитлеккән берәр дустың белән сөйләшеп ал, киңәш сора.

 Факт. Бу дөньяда күп кенә нәрсә үз уңае белән бара, һәм без күп кенә нәрсәне үзгәртә алмыйбыз. Әмма имеш-мимешләргә үз тормышыбызны бозарга бирмәү кулдан килә торган эш!